Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

31 июль – Корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле дин кардәшләрем!

Сезне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан һәм шәхсән үз исемемнән Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

“Корбан” сүзе “якынаю” дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнең изге көннәрендә мөселманнар борынгыдан килгән корбан йоласын үтәп, рухи яктан Галәмнәр Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә якынаялар.

Кызганычка каршы, быелгы Корбан бәйрәмендә, үткән Ураза гаетләрендә шикелле коронавирус пандемисясе аркасында мөселманнарыбыз җәмәгать намазлардан мәхрүм калалар, бөтен дөнья мөселманнары исә, исламның бишенче баганасы булган хаҗны да үти алмаслар. Әмма, без корбаннарыбызны чалып, мохтаҗларыбызга корбан итләрен таратып, аларга ярдәмебезне арттырып, күңелләренә бәйрәм хисләрен салып, изгелеккә омтыла алабыз.

Барлык дөнья кешеләре коронавирус чиреннән котылуын, бу авырудан үлгәннәрнең рухларына ахирәт дөньясы тынычлыгын, бу хастага тарыганнарга хәерле шифаларын, сәламәт булган кешеләргә бу бәладән иминлектә булуын теләп калам.

Корбаннарыбыз һәм барча гыйбадәтләребез кабул булсын! Барыгызга рухи көч-куәт, ныклы саулык һәм илаһи бәрәкәт эчендә яшәүләрен телим.

Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе,
мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836