Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа уку елына - яңа мәктәп

последние и лучшие новости искусства в мире

31-2Төмән өлкәсендә агач мәктәпләрне алыштыру буенча региональ программаны тормышка ашыру дәвам итә. 31 мәктәп төзелеше планлаштырылган, шуларның 14е - юл ягыннан кыен булган районнарда. 18 бинаны капиталь төзекләндерәчәкләр, ә 13 объектта модульле конструкцияләр булачак. 15 бинада фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндереләчәк.

2020 елның өченче кварталында Вагай районында берьюлы өч мәктәп төзелеше тәмамланачак: Курья поселогындагы мәктәп (34 уку урыны, мәктәпкәчә бүлек - 17 урын); Касьяново авылындагы мәктәп (26 уку урыны, мәктәпкәчә бүлек - 15 урын); Индәр авылындагы мәктәп (24 уку урыны, мәктәпкәчә бүлек - 15 урын).

Шушы көннәрдә Мин Касьяново авылында булып, мәктәп төзелеше барышы белән кызыксындым. Төзү эшләре бик кызу бара. “Мәктәп бинасы бер катлы булачак, стеналар әзер диярлек. Эшчеләр бар көчләрен биреп эшлиләр, эш күләме бик зур. Эшкә төрле яктан килгәннәр, шуңа күрә биредә “эш шәһәрчеге” булдырганнар, вагончикларда, кайберәүләр йортларда түләп яшиләр.

Төзелеш эшләренең бөтен комплексы бер үк вакытта алып барыла. Тубылның «Запсибмодуль» компаниясе бинаны монтажлау, бизәкләү, электр һәм сантехника урнаштыру белән шөгыльләнә. Төмән газчылары газ казаннары һәм җылылык челтәрләрен монтажлау белән мәшгуль. Электр энергиясен авария хәлендә сүндергәндә блоклы дизель электростанциясе төзеләчәк, янгын булу очрагын күздә тотып, ике 60 кубометрлы су запасы булачак. «Авангард» җәмгыяте мәктәп территориясенә керү, автостоянка, медицина блогының контейнер мәйданчыгы, мәктәпкә һәм ФАПка пандуслар белән керү буенча эшләрне алып бара”, - дип сөйләде бу объект өчен җаваплы кеше Сергей Гусев.

Мәктәп бүлеге барлык кирәкле бүлмәләрне – уку сыйныфларын, физкультура белән шөгыльләнү өчен залны, төшке аш зонасы булган буфетны үз эченә алачак. Медицина блогы составында табиб кабинеты һәм процедура кабинеты каралган. Мәктәп территориясендә волейбол мәйданчыгы, гимнастика өчен мәйданчык һәм 60 метрга йөгерү өчен юл, озынлыкка сикерү өчен чокыр белән берләштерелгән физкультура-спорт зонасы проектланды.

2020 елның сентябренә төзүчеләр мәктәпне тапшырырга планлаштыралар. Биредә яшәүчеләр балалар яңа уку елын яңа типтагы мәктәптә башларлар, дип өметләнәләр.

Фатыйма ВАБИЕВА. Вагай авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836