Уңганнар Сабан туенда тәбрикләнделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

31-1Гадәттәгечә, милли бәйрәмебездә ел буе тырышып эшләүчеләрне котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Ул күркәм күренеш әле дә сакланып килә. Төмән районының Турай авылы янындагы матур болында үткән Сабан туенда да иң шәп хезмәткәрләргә өлкә, район күләмендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында “ПРОДО Төмән бройлеры” акционерлык оешмасында эшләүче милләттәшләребез дә бар иде. Бүген сүз алар турында булыр.

Гөлнара Алтынгузина - симертү комплексы мастеры. Бу вазифаны ул 1998 елдан – аграр университетны тәмамлаганнан бирле башкара. Аның бурычлары - хезмәт процессын оештыру, бройлерлар үстергәндә барлык технологик алымнарның операторлар тарафыннан үтәлешен контрольдә тоту, агымдагы эшчәнлеккә анализ ясау, үз вакытында исәп-хисап ясау буенча эшләрне оештыру. Гөлнара Фаршат кызы үзен белемле, инициативалы белгеч итеп танытып, бройлер производствосының барлык нечкәлекләрен үзләштерә. Тәҗрибәне хезмәт чорын яңа башлаучыларга да җиткерә, экспериментлардан, яңалыклардан курыкмый.

Коллективның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, хезмәттәшләре арасында лаеклы рәвештә абруй һәм ихтирам казана.

Ике дистә елдан артык эшләү вакытында үзен уңай яктан гына күрсәтеп, шактый бүләкләр алырга да өлгерә. Аның бригадасы, үзе өлкәдә авыл хуҗалыгы тармаклары бригадалары, хезмәткәрләре арасындагы ярышларда I урын алып, алдынгы мастер өч тапкыр губернатор кул куйган Диплом белән бүләкләнә. Предприятие бүләкләре белән бергә, 2018 елда район башлыгының Рәхмәт хатын алуга ирешә, шулай ук аның кандидатурасын Төмән районы башлыгы Мактау грамотасы алучылар исемлегендә дә хуплый.

Гөлнара Фаршат кызын менә дигән хуҗабикә һәм әни буларак та аерып әйтергә була, ире – өлкәбезнең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры, район автономиясе советы җитәкчесе Альберт Мөхәммәтгали улы белән бергә ике ул үстерәләр.

Ә Гөлфия Абдубакова Сабан туе әләмен йөртү, күтәрү хокукына ия булды. Ул – кошчылык фабрикасының репродуктор комплексы начальнигы.

Гөлфия Габдулла кызы тумышы белән Тубыл районындагы авыл хуҗалыгы белән бәйле Юмашевлар – Абдубаковлар гаиләсеннән. Әти-әниләре - хезмәт ветераннары. Кечкенәдән хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык тәрбиялиләр бу тырыш кызда. Һөнәр сайлаганда да озак уйланмый ул. Әнисе юлын үз итеп, аграр университетка укырга керә, аны тәмамлагач, «ПРОДО Төмән бройлеры» оешмасына эшкә килә һәм шунда 24 ел дәвамында хезмәт куя.

Гөлфия Габдулла кызы җаваплы һәм намуслы хезмәткәр, үз эшенең остасы, чебиләрне үстерү, инкубация йомыркасы җитештерү һәм бройлерларны симертүгә кадәр технологияне белә. Сыйфатлы, сәламәт чебиләр генә барлык җитештерү участокларының да туктаусыз эшләвен тәэмин итә. Җитештерүне оештыруны камилләштерү, аның технологияләрен, җитештерү процессларын механикалаштыру һәм автоматлаштыру, бракны кисәтү һәм продукциянең сыйфатын арттыру, барлык ресурсларны экономияләү буенча эш алып бару – аның төп бурычлары булып торалар.

Һәрвакыт яңаны өйрәнә, үзләштерә, шуңа да югары сыйфатлы күрсәткечләргә ирешеп бара. Фәнни-җитештерү тәҗрибәләре үткәрә, илебез һәм чит ил белгечләре белән даими аралаша, алдынгы мөмкинлекләрне үзләрендә куллана, шуңа да репродуктор комплексында һәм инкубация цехында уңай якка үзгәрешләр булып тора. Алар күрсәткечләргә дә уңай йогынты ясыйлар. Предприятиедә уңганнарны күрә беләләр, Гөлфия Абдубакова да озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

“ПРОДО” – илдә зур әһәмияткә ия җәмгыять. Аның тагын бер хезмәткәре район башлыгы Светлана Иванова кул куйган Мактау грамотасын алуга иреште. Илнур Юлташев та репродуктор комплексында 2002 елдан бирле тырышып хезмәт итә: оператор ул. Тәҗрибәсе зур. Предприятиедә 20 ел эшләү дәверендә җиһазларны һәм аларны эксплуатацияләүне камилләштерде, кулланыла торган барлык технологик операцияләрне - кош-кортны ашату һәм эчертү, күзәтү, микроклимат системасы белән идарә итү кебек технологик алымнарны ныклап үзләштереп, яхшырак, уңайлырак, файдалырак ысуллар белән эшләү җаен тапты. Үз вазифаларына җаваплы карый, яңа кабул ителгән операторлар өчен остаз булып тора. Намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре өчен Илнур Нисамитдин улы предприятие исеменнән бүләкләр ала. Гаиләсендә дә яратылып, хөрмәт ителеп гомер итә, эшендә улы өчен үрнәк.

31-2Бүген «ПРОДО Төмән бройлеры» акционерлык җәмгыяте өлкә базарында лидер һәм «Кошчылык» категориясендә Урал төбәгенең топ-3легенә керә. Кошчылык фабрикасы елына 40 мең тоннага якын продукция җитештерә һәм Төмән өлкәсе, шул исәптән Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округларында базарның 48% өлешен алып тора. Әлеге абруйлы фабриканың алдынгы эшчеләре арасында милләттәшләребез дә аз түгел. Алар турында комплекс начальнигы Ризидә Корбонова даими рәвештә хәбәр итә. Аңа рәхмәтебез зур.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума