Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская рота подразделения контрактников «Тобол» отправилась на службу в вооруженные силы. Өлкәдә өч махсус бүлекчә оешачак. Аның беренчесе Россиянең кораллы гаскәрләренә китте дә инде. Оештыруны Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы ветераннары тәкъдим иттеләр. Идеяне шулай ук Төмән гарнизоны командованиесе һәм җәмәгатьчелек хуплады.

* * *

В Тюмени появилось освещение на Велижанском тракте. Инде Төмән-Түбән Тәүде автоюлыннан 6-7 чакрым ераклыкта урнашкан бакча коммерцияле булмаган ширкәтләрдә яшәүчеләр тукталышларга уңайлык белән җитешәчәкләр. Бу участокта 7 җәяүле аркылы чыгу юлында һәм 14 тукталышта урам яктылыгы (освещение) барлыкка килде.

* * *

В Тюменской области продолжается реализация программы догазификации. Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм «Газпром регионгазара Төньяк» оешмасы арасында хезмәттәшлек кысаларында Төмән өлкәсен газлаштыру программасы эшләнде. 2014 елдан башлап программаны тормышка ашыру барышында ике йөздән артык газ бүлү объектын төзү буенча чаралар башкарылды. Йорт хуҗаларының табигый газны ягулык сыйфатында куллану өчен шартлар тудырылды.

* * *

В школы Тюменской области родители записали онлайн 7 800 первоклашек. Регион мәктәпләре (452 мәктәп) барлыгы 26 000 беренче класска керүче баланы кабул итәргә әзер. Баланы онлайн мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм региональ хезмәтләр порталы аша яздырырга мөмкин. Гаризалар уку елы башланганчы кабул ителә. Донбасс һәм Украина территориясен ташлап китәргә мәҗбүр булган биш баланың ата-анасы өлкә мәктәпләренә беренче сыйныфка кабул итү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

* * *

В Тюменской области проживают 30 тысяч многодетных семей. Соңгы 10 елда Төмән өлкәсендә күп балалы гаиләләр саны өч тапкырга диярлек арткан. Шул ук чорда балалы гаиләләрнең дә гомуми саны 1,5 тапкырга арткан – алар өлкәдә 250 мең.

* * *

Реализация регионального проекта «Современная школа». Түбән Тәүде районы, Новотроицк авылында «Заманча мәктәп» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында модульле мәктәп төзелә. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска вакытлы төркем урнаштыру каралган. Икенче мәктәп – Кыскыркүл авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе. Хәзерге көндә проект һәм эзләнү эшләре башкаруга дәүләт контракты төзелгән.

* * *

В Тюменской области при заготовке сенажа впервые используют озимую рожь. Голышманово шәһәр округында һәм Төмән районының Червишево авылында «Дамате» оешмасы үзгәрешләр кертте. Сенаж салу өчен беренче тапкыр берьеллык үләннәр – 7,6 мең тонна көзге арыш кулланыла. Бу культура азык әзерләүгә иртә тотынырга мөмкинлек бирә. Белгечләр фикеренчә, көзге арыш үсемлекләр авыруларына ныграк иммунитетка ия һәм Көнбатыш Себердәге климат шартларында кышларны бик яхшы кичерә. Арышның тагын бер үзенчәлеге – югары уңыш бирә, туклыклы.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума