Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Муллаш авылында беренче нигез салынуга 306 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Тарих күрше Шыкча авылыннан ике бертуганның Дуван елгасы ярына күченүеннән башлана. Аларның берсе монда нарат урманы чолганышында яшәргә кала. Аксакаллар сөйләгәнчә, аның исеме Муллаш булган. Бу - авылның атамасы барлыкка килүнең беренче версиясе. Икенчесе төркиләрдәге «мул» - бай, «аш» – ризык булуга кайтып кала. Чыннан да, елга-күлләр балыкка, урманнар төрле җиләкләр, гөмбәләр һәм файдалы үләннәргә бай.
Муллашлылар һәрвакыт күңелле һәм кунакчыл булганнар. Авылда борынгы заманнардан бирле үз тарихларын хөрмәт итүче, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыручы зур, тату гаиләләр яши. Шунысы куанычлы, 2024 елда - Гаилә елында бөтен бәйрәм программасы нәкъ менә гаилә кыйммәтләренә нигезләнеп төзелде. Мәсәлән, Муллашта борынгы нәселләр бар: Абдуллиннар, Бабшановлар, Байчуриннар, Зөлбохаровлар, Кармушевлар, Назметдиновлар, Нурмөхәммәтовлар, Сирачетдиновлар, Уразаевлар, Хәлиуллиннар, Юсуповлар. Авыл көнен бәйрәм итүдә Хәлиуллиннар, Назметдиновлар, Зөлбохаровлар һәм Юсуповлар гаиләләре «Гаилә альбомы 2024. Минем гаиләм - минем тарихым!» бәйгесендә катнаштылар. Зөлбохаровлар һәм Юсуповлар әби һәм бабайлар, әниләр һәм әтиләр, оныклар бергә чыгыш ясадылар.
Сәхнәгә озак еллар бергә яшәгән парларның култыклашып күтәрелүен күрү күңелле иде. Бу быел бергә яшәүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән гаиләләр. Алар арасында Мәрьям Мөхәммәтгали кызы һәм Муса Бикмөхәммәт улы Зөлбохаровлар да бар. Биш бала үстерделәр, һәркайсына тормышта үз урынын табарга булыштылар. Хәзер 18 оныклары үсә, балаларының һәркайсы күп балалы гаилә категориясенә керә.
Диниәхмәт Нуриәхмәт улы һәм Әлфинур Хәйретдин кызы Юсуповлар һәм хөрмәтле укытучылар Ильяс Йосыф улы һәм Фәрхия Фәйзулла кызы Назметдиновлар гаиләсе тәбрикләнде.
Бәйрәм мәйданчыгында балалы яшь гаиләләр күп иде. Муллашта 37 күп балалы гаилә яши, шулардан 5 гаиләдә 5 һәм аннан да күбрәк балалар бар. Болар - Лилия һәм Мирзат Кәримовлар (7 бала), Фазия һәм Илгиз Мәзитовлар, Фиала һәм Руслан Вәлиевлар, Тамара һәм Александр Симанюклар, Наталья һәм Артем Марковлар 5әр бала тәрбиялиләр.
Гаилә тамырсыз булмый, ата-бабаларына һәм өлкән буынга хөрмәт зур бездә. Авылның озак яшәүчеләрен дә билгеләп үттеләр. Болар – Нургали Кармушев, Миндиниса Зөлбохарова, быел аларга 90 яшь тулды; Закира Юсупова 93 яшен каршы алды; Мәгъсүмә Хәлиуллина августта 95 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Бәйрәм программасында авыл иминлеге өчен хезмәт куючыларны хакимият башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр: администрациянең баш белгече Минниза Назметдинованы, мәктәп директоры Рәмизә Юсупованы, почта бүлекчәсе начальнигы Нәсимә Зөлбохарованы.
Әле «Гаилә рецепты буенча ризык» кулинар конкурсы да оештырылды, анда катнашучылар үзләренең традицион гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм кунакларны да сыйладылар. Балалар өчен интерактив мәйданчыклар, барлык теләүчеләр өчен фотозоналар оештырылды. Бигрәк тә халыкка администрация бүләге ошады – чарада катнашучыларга фото-магнитлар бүләк иткән мәйданчык бар иде, шулай итеп һәр кеше үзе белән бәйрәмнең бер өлешен алып китте.
Муллаш авыл китапханәсе хезмәткәре Фирүзә Якина туган җир турында сөйләде, Төмән өлкәсенең 80 еллыгына багышланган күргәзмәне тәкъдим итте. Әминә Газыймова педагогик династиясе белән таныштырды. Әминә Вәли кызы - Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт иясе. Аны укучылары да бик яраталар, үз балаларына да ул укытучы һөнәренә мәхәббәтен җиткерә алган. Мәсәлән, кызлары - Резедә Сирачетдинова һәм Рузилә Ибраһимова, улы Радик Габдрәхимов укытучы һөнәрен сайлыйлар, ә аннан соң гаиләгә килене - укытучы Наҗия Нуриәхмәт кызы килә. Оныгы Азалия Радик кызы да укытучы исемен лаеклы йөртә.
«Бәйрәмне оештыруга катнашы булган һәркемгә, конкурс чараларында катнашучыларга, авыл халкына бәйрәм программасында, иҗади һәм спорт ярышларында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Спонсорларыбыз - «Тюменьнеруд» оешмасына, шулай ук «Куба» ял базасына, «Девчата» чәчтарашханәсенә (Боровский поселогы), «Ягод Град» экопродуктлар сату компаниясенә, татар концертларын оештыручы Фәрит Хәкимовка аерым рәхмәт. Аларның ярдәме безгә әзерләнү өчен яхшы нигез бирде бит», - дип билгеләп үтте хакимият башлыгы Таңсыла Хөсәенова.
Авылга чәчәк ату, яңа җиңүләр һәм казанышлар телибез! Халык шундый ук дус һәм бердәм булып калсын.
Фиала ВӘЛИЕВА,
Төмән районы, Муллаш авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемнәрдә: авыл бәйрәмендә.