Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмәндә чик сакчылары форумы

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәндә өлкәнең «Аванпост» хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек һәм патриотик тәрбия төбәк үзәгендә Бөтенроссия чик сакчыларының VI нчы форумы уздырылды.

Ошбу бик тантаналы чарада өлкә хакимияте вәкилләре, депутатлар, көч структуралары хезмәткәрләре, ветераннар һәм Россия Геройлары катнаштылар. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор исеменнән урынбасары Павел Белявский катнашучыларны җылы тәбрикләде һәм форумның барышында зур уңышлар теләп калды. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында Мәскәүдән килгән генерал-полковник, Россия ветеран-чик сакчыларының координация советы рәисе Мансур Вәлеев; милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Малыгин; Россия дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин; өлкә Думасы депутаты, Россия Герое Владимир Шарпатов; өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы председателе Нуртдин Ибраһимов булдылар.

Форумның төп максаты: киләчәк буын яшләрен хәрби-патриотик яктан тәрбияләп үстерү, аларны чыныктыру, өлкә ветеран оешмаларының ярдәме белән берлектә файдалы һәм уңышлы хәрәкәт алып бару.

Хөрмәтле кунаклар булып килгән дан казанган чик сакчылары, Россия Геройлары, ветераннар - барысы ошбу чарада 400ләп кеше булдылар.

Катнашучыларның географиясе бик еракларга житкән: монда Чувашия Республикасы, Татарстан, Башкортостан, Алтай, Марий-Эль, Удмуртия, Свердловск, Кемерово, Томск, Самара, Челябинск, Курган өлкәләре, кыскасы, Россиянең 25 төбәгеннән килгәннәр.

31-31

Чараның төп оештыручысы - өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасының танылган житәкчесе Нуртдин Ибраһимов.

Өч көн дәвамында форум кунаклары түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, спортның хәрби-гамәли төрләрендә, эшлекле программада катнаштылар. Канат тарту, төрле авырлыктагы герләр күтәрү, пычак ыргыту һәм тагын башка төрле спорт ярышлары күрсәтелде. Беренче урыннарны алучы, актив катнашучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды. Ошбу спорт ярышларында Төмән өлкәсе чик сакчылары-ветераннарының оешмасы беренче урынны алды. Җиңүчеләргә «Нефтяник» мәдәният сараеның мактау пьедесталында кулларына кубоклар тотып басып тору һәм форумда катнашучыларның озак алкышларын ишетү күңелле булды.

Форум кысаларында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрү тантанасы булды. Шулай ук көч экстримы буенча «Застава» Бөтенроссия ачык турниры үтте.

Мәскәүдән килгән зур - җаваплы кунаклар форумдагы әһәмиятле, патриотик яктан бик актуаль хәрәкәткә зур бәя бирделәр. Алар: «Мондый уңышлы, югары дәрәҗәдә үткәрелгән чаралар киләчәктә Россия дәүләтенең башка төбәкләрендә дә уздырырга сокланырлык үрнәк булды», - дип әйттеләр.

Программа буенча бөтен эшләр тәмамлангач, 21 июль көнне кичен Төмән татар мәдәният үзәгендә Нуртдин Ибраһимовның туган көн бәйрәме үткәрелде. Җылы сүзләр, бик күп матур теләкләр яңгырады.

31-3

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,

Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: Нуртдин Ибраһимов, Мансур Вәлеев, Фатыйх Гарифуллин; форумнан күренеш.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836