Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә Аслана авыл җирлеге делегациясе ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы Илшат Камалетдинов белән очрашты.
Хәрби хезмәткәр катнашучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең хезмәте һәм Украина территориясендә хәрби бурычларны үтәве турында сөйләде. Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте:
- Әңгәмәдә безнең солдатларга тылдан килгән ярдәм темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры паеклар һәр хәрбинең күңелен җылыта һәм аларның рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш дип нәтиҗә ясады Илшат, якташларына шундый зур эш башкарулары өчен рәхмәт әйтте.
Очрашу ахырында Аслана авыл җирлеге башлыгы Хәйрәт Юртлыбаев Илшатка истәлекле бүләк тапшырды һәм аңа ныклык, сәламәтлек, күптән көтелгән җиңү белән өйгә кайтуын теләде - диде ул.
Рәүфә КАНГАЗИНА.