Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яшь ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

80let.jpg _Төмән өлкәсе үзенең 80 еллык юбилеен каршылаганда, Талымхан авылында яшәүче милләттәшебез, механизаторлар династиясе вәкиле Нарият Назыйров үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Дистәләгән еллар дәвамында ул туган җиренә, халкына хезмәт иткән, җирле хуҗалыкта – «Каскара» совхозында тракторчылар бригадасының лаеклы җитәкчесе булып эшләгән.

Нарият абый 1964 елның 16 июлендә күп балалы Сәгъдия һәм Әбделвәли Назыйровлар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Әбдрәхим абый үз гомеренә җирле совхозда тракторчы булып эшләгән, үзенең һөнәренә өч улын – Рәфыйкны, Нариятны һәм Илчанны да өйрәткән. Әнисе Сәгъдия апа авыл медпунктында санитар булып хезмәт иткән. Кече кызы Мөслимә Төмән медучилищесын тәмамлаган, ә олысы – Төмән шәһәрендә банкта эшли.

31-4Нарият бөтен авыл малайлары кебек, сигезьеллык мәктәпне 1979 елда тәмамлап, Ямбай авылында урта белем ала. Ике елдан аттестат белән бергә, мәктәп тормышында актив катнашканы өчен грамота да бирәләр.

Ул 1981 елда хезмәт юлын башлап, «Каскара» совхозына механизатор булып эшкә керә. Бер елдан армия сафына алына. Ике елны уздырып, туган якларына әйләнеп кайта. Хәрби уңышлары, үрнәк тәрбиясе һәм яхшы хезмәте өчен дип язылган грамотага өйдәгеләре чын күңелдән шатланалар.

1985 елда яшь Нариятны яңа эшкә кабул итәләр, «Каскара» совхозының Шамил Юскаев җитәкләгән Талымхан бүлекчәсенә бригаданы әйдәп баручы итеп билгелиләр. Игенче механизаторлар өч ел дәвамында комсомолның обком грамотасына лаек булалар. Совхоз җитәкчесе Иван Каргаполов үзенең китабында яшь бригадир турында да язган.

Тракторчылар коллективының күпкырлы тормышында Нарият Әбдрәхим улы эшчеләрнең психологик үзенчәлекләрен белә, алар белән яхшы мөнәсәбәттә, кешелек сыйфатларын күздә тотып, оста җитәкчелек итә. Эшчеләр арасында үзе дә зур хөрмәткә ия. Коллективы, авылдашлары арасында ихтирам казанган егетне 1990 елда Каскара авыл советына депутат итеп сайлыйлар.

Аннары 1995 елда кеше хәленә керә белә торган, кайгыртучан, ярдәмчел, киң күңелле Нарият 2019 елгача авыл депутаты булды. Нарият абыйның тормыш иптәше Идия Сәетчан кызы иренең күпсанлы төрле дәрәҗәдәге грамоталары һәм Мактау кәгазьләрен минем алдыма салды: 2009 елда - Төмән районының мактаулы хезмәткәре, 2010 елда - В.Муравленко исемендәге премия лауреаты Дипломы, 2014 елда – РФнең авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе, 2013-2014 елларда татар халкының рухи һәм милли традицияләрен үстерү һәм саклауга өлеш кертүе өчен Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитетының грамотасына да лаек.

Нарият Әбдрәхим улы гаиләсе өчен кайгыртучан хуҗа, ата, бабай. Хатыны Идия Сәетчан кызы белән менә инде 38 ел дәвамында никахлы тормышта.

Зур, матур, таштан салынган йортларында ике кыз - Гүзәл белән Альбинаны үстерделәр. Олы кызы әти-әнисенә ике онык бүләк итте. Аларга бабайларының гармунда уйнавы, матур җырлавы бик ошый. Нарият абыйга бүгенге кебек ачык йөзле, шат күңелле булып яшәвен телибез.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836