Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Үлем үзәнлеге»ннән политрук

последние и лучшие новости искусства в мире

Мясной Бор станциясе районында фронтта киләчәк буынга шагыйрь Муса Җәлил исеме белән билгеле булган өлкән политрук Муса Җәлилов үзенең соңгы сугышына керә.

«Ерып чыгу кичке унбердә башланды. Беренче һөҗүм ясаучылар рәтендә Муса Җәлил белән без дә бардык. Фашистлар көчле давыллы уй белән каршы алдылар. Без үлүчеләр һәм яраланучылар белән зур югалту кичердек, рәтләребез сирәгәйде. Муса Җәлил аңа хас булганча, батырлык, түземлек күрсәтте...» - дип сөйли сугыштан соң 59 нчы аерым укчы бригаданың политбүлеге элекке өлкән инструкторы өлкән политрук И.Паньков.

2 нче удар армиянең фаҗигасе аның частьлары составында сугышкан меңләгән сугышчының, командирларның, политэшчеләрнең трагик язмышларыннан үрелгән.

Аларның берсе Волхов фронты 2 нче удар армиясенең «Отвага» армия газетасы корреспонденты өлкән политрук Муса Җәлилов була. Аны, татар шагыйрен, герой-антифашистны хәзерге көндә әдәби псевдоним Муса Җәлил буларак яхшырак беләләр. Бик күпләр аның «Моабит дәфтәре» җыентыгыннан шигъри әсәрләрен укыган. Шушы шигырьләр циклы өчен 1957 елда Ленин премиясе бирелә (үлгәннән соң). Бер ел алдан – 1956 елның февралендә немец-фашист илбасарлары белән көрәшүдә күрсәткән искиткеч батырлыгы өчен Муса Җәлиловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1942 елның җәендә Мясной Бор станциясе районында дошман камалышын ерып чыкканда Волхов сазлыкларында үлгәндә, 2 нче удар армиянең солдатлары һәм командирлары җиңүгә ышаналар әле. Алар әлегә күпләренең исемнәре онытылачагын күз алларына да китермиләр.

Вакыйгалар барган урынны совет хәрбиләре «Үлем үзәнлеге» дип атаячаклар. Нәкъ менә шунда өлкән политрук Муса Җәлилов соңгы сугышын кабул итә.

1942 елның 24еннән 25енә июнь төнендә 59 нчы бригада бүлекчәләре 2 нче удар армия штабы боерыгы буенча чолганыштан өзеклек ясап Теремец-Курляндский авылына чыгарга тиеш булалар.

2 нче удар армиянең хәрби составы әгъзасы дивизия комиссары И.Зуев бригада командованиесенә өзеклекне җитәкләгән политэшчеләр төркеменнән өченче батальонны көчәйтергә тәкъдим итә.

Бу төркемгә Муса Җәлил һәм политбүлек инструкторлары, шул исәптән өлкән политрук И.Паньков керәләр. Шушы сугыш турында ул менә нәрсә сөйли: «Бу кичтә безнең беренче ике һөҗүм итүебез уңышсыз килеп чыкты. Фашистлар нык тордылар. Иртәнге өчләр тирәсендә без яңадан өченче һөҗүмгә дошман ныгытмаларына күтәрелдек. Мин граната ыргытып өлгердем, Муса штык белән гитлерчыны чәнчеде. Шул вакытта минем уң як аягым яраланды. Түзә алмаслык авырту бөтен тәнемә таралды. Яралануым турында Мусага әйттем. Ул да, яраландым, әмма түзәргә кирәк, диде. Күпмедер вакыттан соң Муса мине җилкәсенә йөкләп, немецлар юк булыр дип уйлаган якка сөйрәп китте. Әмма, өметебезгә каршы, дошман каты пулемет уты ачты. Муса шартлату өчен пулеметка каршы йөзенде, аның гранатасы бар иде. Шулчак кычкыру тавышы ишетелде. Мин Муса кычкырды дип уйладым. Шул мизгелдә янымда бик авыр нәрсәдер шартлады. Мин саңгырауландым, җиргә күмелдем, аңымны югалттым...

Чолганышта калган озын көннәрдә әсирлеккә төшкәнче үлүең яхшырак дип үз-үземә ничәмә тапкыр кабатладым. Ләкин язмыш үзенекен итте: ачы фашист тоткынлыгы меңләгән дусларыма кебек миңа да кагылды. Алар исәбендә Муса Җәлил дә булды...»

Ә моннан соң тоткында батырларча һәм геройларча гомер өзелү була. Лагерьда Муса Җәлил качуга әзерләгән төркем оеша. Ул әсирләр арасында политик эш алып бара, листовкалар чыгара, үзенең шигырьләрен тарата. Провокаторның әләге буенча гестапочылар аны тотып Берлинның Моабит төрмәсенең ялгыз камерасына ябалар. Яшерен оешмадагыларның берсе – Фәрит Солтанбәков исендә калганнары буенча, анда кабул иткәннәрендә Җәлил артыннан мондый сүзләрне кабатлаганнар: «Яшерен оешмага кабул ителгәндә мин явыз дошман белән соңгы сулышыма кадәр көрәшергә, тоткарсыз төркемнең иң өлкән кешесенең биремнәрен үтәргә, Ватаныма хәлдән килгәнчә булышырга вәгъдә итәм. Кирәк икән, туган җирем өчен икеләнмичә гомеремне дә бирәчәкмен дип сүз бирәм. Әгәр дә тотсалар, нинди генә җәзага дучар булмыйм, төркем, дусларым турында бер сүз дә әйтмәскә ант итәм. Әгәр дә шушы антны бозам икән, мине Ватан дошманы, фашистлар ялчысы дип исәпләгез».

Оешмадагыларның эшләре катгый рәвештә күпме генә саклансалар да, сер булып кала алмый. Сугыштан соң, немец архивларын җентекләп өйрәнгәннән соң шунысы аңлашыла: гестапо аларга каршы яшертен әләкчеләр, провокаторлар, түләүле агентлардан торган киң эш җәелдергән.

1943 елның июль аенда Көнчыгышта «Цитадель» немец планы тулысынча тар-мар ителү белән тәмамланган. Курск сугышы бара. Ә бу вакытта шагыйрьгә һәм аның дустына империя куркынычсызлык идарәсендә ныклы досье була. Оешмадагыларның соңгы киңәшмәләре 9 августта уза. Анда Муса Җәлил партизаннар һәм Кызыл Армия белән элемтә җайланды дип хәбәр итә. Восстание күтәрү 14 августка билгеләнә. Әмма 11 августта аларны ашханәгә чакырып кулга алалар.

Ишегалдында куркытыр өчен барысының да каршында Мусаны кыйныйлар. Өлкән политрук Муса Җәлиловны берни сындырмый – ни каты җәзалаулар, ни сатылу өчен азатлык вәгъдә итүләр. Ул Ватанына тугры кала. Талантлы шагыйрь һәм батыр политхезмәткәргә хөкем карары чыгаралар. 1944 елның 25 августында өлкән политрук Муса Җәлилов Берлинның Плетцензее зинданында һәлак була.

1945 елның апрелендә совет гаскәрләре рейхстагка һөҗүм ясаганда, Берлинның буш Моабит төрмәсе китапханәсендә шартлаудан төрле якка чәчелгән китаплар арасында безнең солдатлар русча язылган кәгазь кисәге табалар. Анда: «Мин танылган шагыйрь Муса Җәлил, Моабит төрмәсенә политик гаепләр белдерелгән әсир буларак утыртылган. Тиздән, һичшиксез, атып үтереләчәкмен». Өлкән политрук үзенең язмышын белгән, ул бер җирдә генә ялгышкан: аны атмыйлар, гильотинада башын кисәләр.

Шагыйрь һәм политэшченең курку белмәс, баш имәс батырлыгы өчен кызгану һәм аңлау гына түгел, бөек горурлык кичерә ватандашлары, безнең һәрберебез.

Александр КОЛОТИЛО, «Красная звезда».
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836