Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Мәхмүт Абдуллин

последние и лучшие новости искусства в мире

Язучы якташыбыз Мәхмүт Абдуллин күптән түгел вафат булды. Аның якты истәлегенә укучыларыбызга 2021 елда “Яңарыш” битләрендә бастырылган язманы тәкъдим итәбез:

Мәхмүт Касыйм улы (әдәби тәхәллүсе Габдел Мәхмүт) 1951 елның 24 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы, Вагай авылында туган. Башлангыч мәктәпне - Меткә, сигезьеллыкны - Казанлы, урта мәктәпне - Икенче Вагай авылында тәмамлый. 1968 елда үзешчән хор коллективы җитәкчесе белгечлеге буенча клуб хезмәткәрләре бүлегенә Тубыл шәһәре мәдәният-агарту училищесының икенче курсына укырга керә. 1970 елда хәрби хезмәткә алына. Аннары, демобилизацияләнгәннән соң, Тубыл мәдәният-агарту училищесында укуын дәвам итә. Укуын 5 нче профессиональ-техник училищеда (нефтьчеләр) тәрбияче эше белән бергә алып бара.

1974 елның февралендә училищены тәмамлап, Яркәү мәдәният бүлегендә методист, аннан район мәдәният йорты директоры булып эшли башлый. Биредә гаилә кора. Хатыны Татарстаннан булганга, 1978 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп киләләр. Бораулаучы булып эшли, аннары мәдәният һәм ял паркына, нефтьчеләр техника йортына эшкә күчә.

Әдәбияттагы уңышлары һәм җирле матбугатта басылган язмалары аны язучы булырга дәртләндерә, юнәлеш бирә. Габдел Мәхмүт читтән торып Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

“1982 елда, яңа тәэсирләр эзләп, алга таба иҗат итү өчен төньякка киттем, - дип искә ала Габдел Мәхмүт. - Монда миңа нәрсә җитмәвен аңладым: кече Ватан һавасы, ә янәшәмдә - Салехардта апам һәм әнием яшәде”. Надымда шулай ук һөнәрләрен үзгәртә: режиссер, балта остасы, газ үткәргечләрне балластировкалаучы, корреспондент, «Норд-вестник» әдәби газетасын гамәлгә куючы-нәшир, Надымгазпром матбугат үзәге җитәкчесе, шәһәрнең мәдәният һәм архив идарәсе башлыгы.

Габдел Мәхмүтнең журналлардагы беренче җитди прозаик басмалары төньякта яшәгәндә барлыкка килә. Ул - себер татарларының драматургия жанрында эшләүче беренче язучысы. 1995 елда Россия язучылар берлегенең Төмән язучылар оешмасына кабул ителә. Төньяктан соң якташыбыз 13 ел гаиләсе белән Мәскәү өлкәсендә яши, аннары Казанда көн күрә. Аның «Камертон», «Земляки», «Трассовики», «Неразлейвода», «На кончике пера», «Поскреби ТАрТАРИНА» һәм башка китаплары ил һәм өлкә китап саклагычларында бар, дүрт әсәре дәреслекләргә һәм хрестоматияләргә кертелеп, Ямал һәм Төмән өлкәсенең күп кенә мәктәпләре укучылары тарафыннан өйрәнелә.

Хөрмәтле Мәхмүт Касыйм улының вакытсыз дөньядан китүе сәбәпле, якыннарының, дуслары-укучыларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

“Яңарыш” газетасы коллективы, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары, профессор Хәнисә Алишина.


 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836