Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Әниебезгә - 95

последние и лучшие новости искусства в мире

Әниебез Рәшидә Калиевага (Рябикова) 7 августта 95 яшь тула.

Рәшидә Сәгатәтдин кызы Тубыл районы, Сүкләм авылында туа. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә белем ала, хәзер шушы мәктәптә аның оныгы Регина Ришат кызы рус теле һәм әдәбиятын укыта. Әниебез Рәшидә 1946-1950 елларда Тубылда өлкә татар педучилищесын, аннары 1950-1952 елларда Төмән дәүләт укытучылар институтын тәмамлый, 1954-1958 елларда читтән торып Төмән дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укый. Хезмәт эшчәнлеген Төмән шәһәрендә район инспекторы вазифасында башлый.

31-1-25

1952 елда ул вакытта хәрби хезмәттә булган Рәшит Мөхтәбәр улына кияүгә чыга. Часть таркалгач, ире хезмәтен калдыра һәм Ялутор районының Яр авылына күчеп китәләр.

Авылда мәктәптә 1954 елдан башлап рус теле һәм әдәбияты укытучысы, бер үк вакытта 1967 елга кадәр завуч булып эшли. 1980 елда 50 яшендә пенсиягә чыга һәм 1989 елга кадәр эшләвен дәвам итә. Әниебез тыл хезмәтчәне һәм федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны. Алты баласы: Роза, Ришат, Рәйсә, Рита, Раил һәм Римма - барысы да лаеклы ялда. Калиевлар алтыдан дүртесенә югары белем алырга ярдәм итәләр.

Рәшидә Сәгатәтдин кызы 14 яшеннән эшли, ул вакытта авыр тормыш була, шуңа да карамастан, ул укырга, белем алырга тырыша. Башкарган хезмәтен югары бәялиләр. Районның, КПСС шәһәр комитеты һәм РСФСРның мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән еш бүләкләнә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен» медальләре бар.

Гаиләдә һәр елны 7 августта әниебезнең туган көнендә туган йортка җыелу гадәте бар. Кайда гына яшәсәләр дә, һичшиксез, барысы да балалары, оныклары белән киләләр. Рәшидә Сәгатәтдин кызының бүгенге көндә 12 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Шунысы кызык, гаиләдә «Р» хәрефенә аталган исемнәр күп: балаларга кияү Рәшид, килен Рәүфә өстәлгән, оныклары да: Ренат, Роберт, Регина, Родион.

2020 елда 90 яшенә социаль яклау хезмәте вәкиле Григорий Моторин килде. Аның, Рәшидә апа, без тагын 95 яшеңә килербез, диюе чынга ашты.

Элеккеге укучылары үзләренең укытучылары турында онытмыйлар. Ел саен очрашуларга чакыралар һәм мәктәп 1 сентябрьгә, 1 октябрь - Өлкәннәр көненә һәм май ахырында соңгы кыңгырауга хөрмәтләп дәшеп тора.

Әниебез «Яңарыш» өлкә татар газетасын да яратып укый, үзе дә мәкаләләр язып торды.

Әниебезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

Өлкән улы Ришат һәм килене Рәүфә КАЛИЕВЛАР, Ялутор районы, Исәт авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836