Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Очрашуны көтеп яшәгәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин, Рәшидә Бакиева, 1961 елда Тубыл пединститутын тәмамлап, юллама буенча Вагай районының Татар Вагай мәктәбенә эшкә урнаштым. 18 ел дәверендә анда эшләп, тормыш корып онытылмас яшьлек елларым үтте. Шул чорда мәктәптә укыган, аны тәмамлаган укучыларым да минем кадерле кешеләрем, дусларым булып тормышыма кереп калдылар. Мин аларны яраттым, аларның күбесе мине яраттылар, шуның өчен элемтәләребез өзелмәде. Шулар арасында күренекле шәхесләрнең берсе - Вагай районының Меткә авылыннан Мәхмүт Абдуллин булды. Казанлы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1968-1969 нчы елларда мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары арасында II Вагай урта мәктәбендә ул да бар иде. Күптән түгел июль башында аның үлемен ишетеп үземә урын таба алмыйм, минем өчен бик зур югалту бу.

31-4-25Мәрхүмебез акыллы, аралашучан, кешелекле һәм кечелекле илаһи зат иде. Язучы буларак һәм эшләгән урыннарында ирешкән уңышлары аның бихисап.

Ерак төньяктан, аннан Мәскәүдән мәктәпне бергә тәмамлаган иптәшләре-дуслары белән очрашуларга килми калмый иде. Аның барлык язган китаплары минем китап киштәмдә. Соңгы очрашуда бүләк итеп биргән «Неразлейвода»сында «Зур рәхмәтләр белән рус әдәбияты дәресләре өчен автор» дип язган сүзләреннән дә кадерлерәк бүләк булмады. Ә хәзер инде – кадерле истәлек булып кына калды.

Исән чакта тагын бер очрашуны көтеп, өмет итеп яшәп торганда, аның үлемен ишетү аяз көндә яшен суккандай булды. Берни эшләп булмый шул, кире кайтара торган хәл түгел бу. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр.

Хатынының, балаларының, якын туган-дусларының кайгыларын уртаклашабыз. Яткан урыны җәннәттә, гүре нурлы булсын дип теләп калабыз. Габдел Мәхмүт исемен мәңгеләштерү турында кайбер дуслары, якташлары кайгыртырлар дип ышанып калам.

Маслаудан апасы Рәшидә Бакиева һәм күпсанлы классташлары: Гали Абибуллин, Кашшаф, Рәзилә, Наҗия, Нурия, Кәримә, Хәлисә һәм башкалар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836