Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан иткән иде (№1–3 январь, 2025 ел).
Бәйге ике номинациядә үтәчәк:
1) катнашучы җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;
2) башкаручы үзенең иҗат җимешен сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегезне сорадык.
Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.
Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп, тамашачылар мәхәббәтен яулаган 3 нәфис сүз остасын бүләкләр көтә.
2. 2025 елның II яртыеллыгына «Яңарыш»ка язылу турында квитанция җибәрүчеләр арасында 35 җиңүчегә призлар тапшырылачак.
3. «Яңарыш» газетасына багышланган викторина сорауларына (№27 – 26 июнь, 2025 ел) җавап бирүчеләр арасында да җиңүчеләр сайланачак. Сорауларны тагын бер тапкыр урнаштырабыз.
Бәйгегә яздырылган видероликлар, квитанцияләр, викторина сорауларына җаваплар 2025 нче елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Аларны Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы Төмән» төркеменә юллавыгыз сорала.
Белешмәләр өчен телефон: 8 3452-69-57-60.
Барлык катнашучылар «Яңарыш» юбилеена багышланган зур бәйрәмгә чакырыла һәм җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары белән приз-бүләкләр дә шунда тапшырылачак.