#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бөтендөнья татар Конгрессының Vl cъезды

последние и лучшие новости искусства в мире

32-12-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар Конгрессының Vlнчы корылтае узды. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан меңнән артык делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар катнаштылар. Бу чараны 100дән артык журналист яктыртты.

2нче август көнне “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”, ”Гаилә, демография, милли тәрбия”, ”Татар эшмәкәрләре һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданнарында төп докладчыларның һәм делегатларның чыгышлары яңгырады, кунаклар фикерләре белән уртаклаштылар.

Төмән делегатлары катнашкан “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” мәйданчыгында Татарстаннан читтә яшәүче делегатлар мәдәни, мәгариф, дин өлкәсендә үз төбәкләрендә алып барылган эшләре турында сөйләделәр. Балалар бакчаларында татар телле төркемнәр булдыру; сәләтле яшь белгечләр, укытучылар кирәклеге; татар халкының милли-мәдәни мирасы, тарихы белән таныштыру курслары оештыру турында сүз алып барылды. 25 ел милләтне саклау, үстерү өчен күп эш башкарган Бөтендөнья татар Конгрессына күпләр рәхмәтләрен юлладылар. БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка, төп чыгыш ясаучы ТРның фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинага сораулар бирделәр. Делегатларның һәм кунакларның “Татар мөһаҗирләре музее һәм татар халкының галереясы” исемле темага түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшергә мөмкинлек булды. Кич белән делегатлар “Казан” бию ансамбле башкаруында “Казан-хәзинәсе” тарихи-бию спектаклен карадылар. 3нче август – съездның төп эш көнендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында кунаклар игътибарына замана рәссамнары, дизайнерлары, стилистларының иҗади эшләре тәкъдим ителде. Пленар утырышны ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТРның Премьер–министры Алексей Песошин, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко чыгыш ясадылар. Утырышның беренче өлешендә президиум, секретариат, мандат, хисап, редакция комиссияләре сайланды. Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын укыды. Көн тәртибе игълан ителгәч, ике корылтай арасында вафат булган милләт җанлы танылган шәхесләребезне искә алдылар. Ринат Закиров отчет чыгышында: “Бу җыен, һичшиксез, татар халкының зурлыгын, бердәмлеген раслый. Vl cъезд башка корылтайлардан аерылып тора, чөнки быел Конгресс эшчәнлегенә 25 ел. Чирек гасыр эчендә милләтебез дә, Республикабыз да үсте”, - диде. Аннары Конгресс каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларыннан килгән вәкилләр узган 5 ел эчендә башкарылган хезмәтләренә нәтиҗә ясадылар. Рөстәм Миңнеханов татар Конгрессы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Һәр чыгыш ясаучы үзенең тәкъдимнәрен резолюциягә кертергә кирәклеге турындагы теләкләрен белдерде. ”Бөтендөнья татар Конгрессы” иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара берлеге Уставына үзгәрешләр кертеп, күпчелек тавыш белән Милли Шура рәисе итеп вице-премьер Васил Шәехрәзиевны һәм аның урынбасарларын сайладылар. Хәзер инде Милли Шура Бөтендөнья татар Конгрессы, федераль мәдәни мөхтәрияте һәм милли иҗтимагый оешмалары белән дә җитәкчелек итәчәк. Резолюция кабул ителгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов галимнәр - Рәшит Сөнәев, Роберт Нигъмәтуллинга, армия генералы - Мәхмүт Гәрәевка ТРның “Дуслык ордены”н һәм Фәрит Мөхәммәтшинга 5 елга бер генә бирелгән “Милләт каһарманы” орденын тапшырды. Пленар утырышы “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Кичен “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Президент исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Ә иртәсе биредә үк кунаклар ТРның инновацион җегәре күргәзмәсе белән танышып, ”Казан-Арена” стадионы, “Химград” технополисы, «Иннополис” шәһәрен күрделәр. Аннары Татар дәүләт опера һәм балет театрында халкыбызның сәнгать осталарының чыгышларын карап сокландылар.

Корылтай эше тәмамлану белән, Төмән делегатлары фикерләре белән уртаклашырга ашыктылар. Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских: ”Корылтайга безнең өлкәбездән өметле яшь делегатлар өлкә татар Конгрессы рәисе Ринат Насыйров җитәкчелегендә килделәр. Алар үзләренең эшләрен өлкә күләмендә киңәйтеп, башка шәһәрләребездә яшәүче талантларны да үз канатлары астына алып, киләчәктә бергә эшләрләр дип ышанам. Телне саклау буенча күтәрелгән проблемалар әле бүген дә актуаль. Резолюциягә безнең делегатлар тәкъдимнәр кертмәделәр, чыгыш ясаучылар да булмады”, - диде. ГТРК “Тубыл вакыты” телетапшыруы журналисты Елена Макова: ”Казан шәһәрендә беренче мәртәбә булдым. Шәһәр искитмәле матур, халкы кунакчыл. Корылтай программасы тыгыз, чаралар күп булды. Без аларның барысын да төшерергә тырыштык. Корылтайга килгән делегатлар тел, мәдәният, дин, бердәмлек кебек мөһим сораулар буенча фикер уртаклаштылар. Мин биредә үз халкын, илен яраткан кешеләр җыелганын күрдем. Оештыручыларга рәхмәтләр юллыйм, уңышлар телим”, - дигән теләкләрен җиткерде.

Күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр калдырган районнарга оештырылган сәяхәт турында да әйтәсе килә. Безгә Балтач районында булырга мөмкинлек булды. Бүгенге көндә биредә 33 меңнән артык кеше яши. Алар арасында уннан артык милләт вәкиле бар. Мондагы авылларга табигый газ кертелгән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында икмәк, бәрәңге, ит, сөт җитештерелә. Район җирлегендә буш, эшкәртелмичә калган җирләр юклыгын күрдек. Безне каршы алган экскурсияче Илсөяр Нәбиева туган ягы турында: ”Таш өстендә гөлләр үстерерлек кешеләрең синең, Балтачым!” - дип шагыйрь Мидхәт Миншинның сүзләре белән башлады. Көнбагыш басуларында яшь парларның фотога төшүләрен күреп сокландык. Алар туган якларына булган мәхәббәтләрен шундый гамәлләр белән белдерәләр. Мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Нотфуллин хезмәт сөючән якташлары турында горурланып сөйләде. Бишенче балалар бакчасында нәни артистлар җыр-бию, туган телдә шигырьләр сөйләп кунакларны каршыладылар. Балалар төркемендә кызларның калфак чигәргә өйрәнүләре дә күпләргә үрнәк булды. Үзәк мәчетендә Рамил хәзрәт балаларга дини белемне (читтән килгәннәр түгел!) Казан ислам университетында белем алган хәзрәтләр бирүенә басым ясады, “Әс-сәлам” тәрбия үзәгендә балалар Коръән аятьләрен, Г.Тукай шигырьләрен өйрәнүләре, дини, гаилә бәйрәмнәрен үткәрүләре турында сөйләде.

32-2Чипья җирлегенең “Халык дуслыгы музее”нда музейны оештыручы - Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 90 яшен тутырган Гарифҗан Гали улы Галиев үзе экскурсияне алып барды. Бу авылда татарлардан тыш руслар, удмуртлар, марийлар яшиләр. Авыллар тарихына, батырлык күрсәткән якташларының якты истәлегенә интернациональ бурычларын үтәгән әфганчылар, һава десанты гаскәрләре, чик сакчылары, хәрби диңгез флоты гаскәрләре хөрмәтенә куелган һәйкәлләр яшьләр өчен патриотик тәрбия үрнәге булып тора. Балтач районы белән танышу чарасы бай чәй табыны артында йомгакланды. Корылтай делегатлары Казан Кирмәнендә узган “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивален карарга юл алдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836