Август 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татарстан Республикасы башкаласында “Россия Федерациясе субъектларында милли-мәдәни компонентлы белем бирүне саклау һәм үстерү” дигән темага узган семинарда татар телендә белем бирүче һәм татар телен укытучы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, милли мәгариф кураторлары, туган тел укытучылары катнаштылар. Чара Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылып, өч көн дәвамында барды. Семинарда Төмән өлкәсеннән Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, өлкә мәгариф департаментының баш белгече Ольга Гроо, укытучылар – Халидә Кирамова, Гүзәлия Муллачанова, Гүзәл Колмәмәтова, Әлфия Петухова катнаштылар. Беренче көнне алар Казан һәм республика районнары мәгариф оешмаларында булдылар.
Алар өчен төрле мастер-класслар, ачык дәресләр оештырылды. төрле музей һәм күргәзмәләрдә булдылар. Икенче көнне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Биредә РФ субъектларында милли-мәдәни мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде, аларны чишүдә муниципалитетларның роле билгеләнде. Утырыш барышында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Рәхмәт хатлары тапшырды. Татар телен саклау һәм үстерү эшендә зур өлеш керткән өчен дигән бүләккә якташларыбыз – профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина белән Тубыл районы, Санникова урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Хәлим кызы Колмәмәтова лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлап, шатлыкларын бүлешәбез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.