#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда “Искер-җыен” фестивале үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

“Искернең тарихи язмышы” конференциясендә

32-13-5 август көннәрендә Тубыл шәһәрендә узган “Искер җыен” халыкара фестивалендә илебезнең төрле почмакларыннан килгән күренекле галимнәр, сәнгать осталары, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Фестиваль үзенең эшен “Искернең тарихи язмышы” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе белән башлап җибәрде. Чара “Наследие” өлкә регионара иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, бөтендөнья татар Конгрессы, Тубыл шәһәр хакимияте, шәһәр Думасы, шәһәр иҗтимагый палатасы һәм эшмәкәр Дамир Ибраһимов ярдәме белән “Славянская” кунакханәсенең конференцияләр залында узды.

Җыелган халыкны сәламләп һәм конференция эшенә уңышлар теләп милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Вилдан Якупов, Тубыл Думасы рәисе урынбасары Наталья Зольникова, Тубыл районы хакимият башлыгы урынбасары Марат Бакиев, шәһәр профсоюзлар берлеге рәисе Әбүзәр Зиятов чыгыш ясадылар. Аннары сүз читтән килгән хөрмәтле кунакларга бирелде. ТРның мәдәният министрлыгы вәкиле Фәнилә Хәбирова, Бөтендөнья татар Конгрессының башкарма комитеты вәкилләре – тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналы редакторы Дамир Исхаков һәм җаваплы сәркәтип Мөнирә Сагидуллина, тарих фәннәре кандидаты, ТРның язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова, Кемерово дәүләт мәдәният институты профессоры, атказанган фән хезмәткәре Надежда Ултургашева туган җирләреннән, эшләгән оешма җитәкчеләре һәм коллегаларының кайнар сәламнәрен җиткереп, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, конференциянең туган якны өйрәнү, фәнне үстерү, халыкара дуслыкны ныгытуда башкарган зур ролен билгеләп үттеләр. Конференция барышында “Тарих” секциясе эшләде, аны Надежда Ултургашева алып барды. Биредә туган якны өйрәнү, Күчем ханлыгы, себер татарлары язмышы, изге, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне саклап калу турында, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска өндәгән тирән эчтәлекле 15 фәнни доклад тәкъдим ителде. Культурология фәннәре докторы, профессор Надежда Ултургашева, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидатлары - Фәүзия Бәйрәмова, Зәйтүнә Тычинских (Тубыл), Альберт Борһанов (Казан), педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков (Тубыл), музей хезмәткәре Алексей Нескоров (Тубыл), Гаҗилә Гобәйдуллина (Төмән), Әнәс Гаитов (Төмән) чыгышлары тарихи темаларга багышланган булса, Казахстан Республикасыннан килгән сәнгать эшлеклеләре, халыкара конкурс лауреатлары Динара Искакова (Экибастуз шәһәре), Асель Ергарина (Астана), “Ак калфак” хатын-кызлар клубы җитәкчесе Рәшидә Хәмзинә (Бердск), Зафура Гыйззәтуллина (Аромашево авылы), Нәбилә Мурзина (Вагай районы, Карагай авылы) үз төбәкләрендә нинди милли җәмәгать эшләре алып барганнары турында сөйләделәр. “Искер җыен” проекты авторы, “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова делегатларны башкарган эшләре белән таныштырып: “Шушы еллар эчендә Искер җирендә музей, чәйханә биналары булдырылды, газ, электр яктылык кертелде, бүгенге көндә мәчетебезнең манаралары салына. Бу эштә якташларыбызның, бигрәк тә ООО “Уралавтоснаб” оешмасы директоры Дамир Ибраһимовның ярдәме зур булды. Искерне торгызуда үзенең өлешен керткән, без оештырган чараларда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Тиздән “Искер” тарихи-мемориаль комплексының тантаналы ачылу чарасында очрашырбыз дигән өметтә калам”, - диде. Конференция эшенә Дамир Исхаков: “Төрле теманы яктырткан, бик эчтәлекле фәнни конференция булды бу, һәркемгә үзенең фикерен, теләкләрен әйтергә мөмкинлек бирелде. Зур эш башкарасыз, мондый максатчан конференция булуы белән сез Казанны да уздырдыгыз. Аеруча, Алексей Нескоровка зур рәхмәт белдерәсе килә, чөнки ул татар халкы өчен күп эшләр башкара. Резолюция эчтәлеге үзгәрмәгән, өстәмәләр булса, тәкъдимнәрегезне язып тапшырырсыз”, - дип нәтиҗә ясады. Луиза Алимчан кызы “Сүзге тора” һәм “Искер җыен” фестивальләре кысаларында узган конференцияләрдә яңгыраган фәнни хезмәтләр җыентыгының ноябрь аенда басылып чыгачагын әйтеп, катнашучыларга сертификатлар өләште. Форсаттан файдаланып ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов татар халкының киләчәге өчен башкарган хезмәтләренә олы бәя биреп доклад сөйләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары Дамир Исхаков күптән түгел дөнья күргән “Туган җир” журналы белән таныштырып, бергә эшләргә чакырды.

Фестивальдә

Икенче көнне конференция кунаклары Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ераклыктагы “Күчем ханлыгы – Искер” территориясендә оештырылган “Искер-җыен” 11нче халыкара фестивалендә катнашып, чараның тантаналы өлешендә өлкәдән генә түгел, чит төбәкләрдән килгән сәнгать осталары, тамашачыларны сәламләделәр. Чараны ТРның мәдәният министрлыгы официаль вәкиле Гөлнәфис Вәлеева бик оста алып барды. Котлау сүзләреннән соң халыкны хәтем ашына чакырдылар. Аннары төп сәхнәдә 6 номинация – җыр, бию, нәфис сүз остасы, уен коралларында уйнау, фольклор, бәетләр буенча ярышлар башланды. Шулай ук махсус билгеләнгән жюри әгъзалары “Иң яхшы милли йорт”ны билгеләп, декоратив-кулланма сәнгать эшләренә бәя бирделәр. Ә мәйданда үзләренең көчләрен, өлгерлек-җитезлекләрен сынап карарга теләүчеләр өчен аерым бәйгеләр үткәрелде. Бүләкләр җиңүчеләргә генә түгел, һәр катнашучыга тапшырылды. Жюри әгъзаларының эшләре тыгыз иде, аларга 115 чыгыш карап, иң-иңнәрен сайлыйсы авыр булды. Шулай да алар декоратив-кулланма сәнгате буенча 1 урынны Төмән районы, Муллаш авылыннан килгән “Хәзинә” җыр төркеме хуҗабикәләренә бирделәр. Аш-су остасы исеменә Наилә Ярмәмәтова (Вагай районы) лаек булды. Ә “Иң яхшы милли йорт” дип Вагай районы, Коллар авылыннан килгән “Кунакчыл хуҗалары” (җитәкчесе Әлфия Галиуллина) төркеменең йорты билгеләнде. Искер җирендә музыка, җыр-моң тавышы кичкә хәтле яңгырады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836