#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Путин провел рабочую встречу с Александром Моором. РФ Президенты вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын үтәүче А.Моор белән очрашкач, зур медүзәкнең төзелеш процессы белән кызыксынды. А.Моор әйтүенчә, төрле елларда 6 объект салынган. Шул исәптә нейрохирургиянең федераль, радиология, морфология үзәкләре, өлкә шифаханәсе, “Нефтяник” медсанчасте. Хәзерге көндә тагын ике үзәк төзелеп тора. Моннан тыш, проект кысасында “Ана һәм бала” үзәген төзү реальләштерелә. Өч йорт салынды: аларда медицина хезмәткәрләренә торак биреләчәк. “Проект өчен чыганак табып, Төмән медицина шәһәрен төзүне тәмамларга кирәк”, - диде В.Путин.

* * *

Александр Моор: молокоприемные пункты в тюменских селах получат современное оборудование. Авыл халкыннан сөт кабул итүче авыл хуҗалыгы кооперативларын техник яңа кораллар белән коралландыру шәхси йортлардан эшкәртүгә китерелгән сөт чималының сыйфатын үстерергә булышачак. “Әгәр шәхси йорт хуҗасы барлык заманча стандартларны үти һәм беренче сортлы сөт ала икән, кабул итү, транспортта җибәрү этапларында сөт чималының сыйфатын саклау мөһим. Сөтне вакытында суытырга һәм эшкәртүчегә яңа сауган килеш җиткерергә кирәк. Сөт кабул итү пунктларын яңа суыту җиһазлары белән җиһазландырачакбыз,” - диде вакытлыча губернатор вазифасын үтәүче А.Моор.

* * *

Тюменские товары будут продаваться в торговых сетях Казахстана. Төмән эшкуарлары партнерларны июль азагында Астанага бизнес-миссия ясаганда табалар. Төмәнлеләр үзләренең продукцияләре турында сөйләделәр һәм Казахстанның зур сәүдә челтәрләре белән туры контактлар урнаштырдылар. Казахстанның башкаласында Төмәннең азык-төлек, алкоголь продукциясе, балалар тауары һәм медицина җиһазлары җитештерүчеләре булдылар.

* * *

Александр Моор поддержал инициативу о поощрении учителей, чьи ученики сдали ЕГЭ на 100 баллов. Төмән өлкәсенең бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсен вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы А.Моор үткәргән региональ хөкүмәт президиумы утырышында карадылар. Быел бердәм дәүләт имтиханын 9 мең 564 кеше тапшырды. Күпчелек физика, химия, информатика фәннәрен сайлады. Тулаем мәктәп тәмамлаучылар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. 80 һәм аннан да югары балл җыючылар үсте. 41 укучы (былтыр 38) 100 баллга тапшырды. Шушы укучыларга имтихан тапшырырга 7 муниципаль районның 20 мәгариф учреждениесеннән 28 укытучы булышты. Былтыр бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручы укучыларның укытучыларына 100 мең сум күләмендә акча бирделәр. А.Моор бу инициативаны хуплады.

* * *

В Тюменской области началась уборка урожая. Төмән аграриилары ачык җирдә үсүче иртәнге яшелчә культураларын ала башладылар. Беренче булып Упорово районының “КРиММ” агрофирмасы эшкә кереште. Бүгенге көндә 26 гектар яшелчә алынды. Уңыш – гектарыннан 440 центнер. Кәбестә 980 тонна җыелды. Уңыш – гектарыннан 500 центнер. Реальләштерү өчен 100 тонна яңа уңыш төялде. Өч гектар җирдән 116 тонна чөгендер казылды. Уңыш – гектарыннан 387 центнер.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836