#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мөхтәрәм кардәшләр! Кадерле милләттәшләр!

последние и лучшие новости искусства в мире

Барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм! Бу бәйрәм дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселманнарны берләштерә. Аллаһы Тәгаләгә табынып яшәүче барлык ислам әһелләренең күңелләрендә бер-берсенә булган хөрмәт, дуслык һәм кардәшлек тойгыларын уята.

Корбан чалу йоласы ислам диненең әхлагына һәм аның бөек дәрәҗәсендәге юмартлыгына нигезләнгән. Изге динебез шушы көннәрдә мохтаҗ, фәкыйрь, мескен кешеләргә карата игътибарлы булырга куша. Без аларга йөрәкләребездә бәйрәм уңаеннан ташып торган сөенечләребезне, якты хисләребезне бүләк итәргә тиешлебез.

Бәйрәм көннәре җитү белән изге хаҗ сәфәрләре тәмамлана. Динебезнең мөкаддәс җирләрендә төрле милләт вәкилләре булган, төрле телдә сөйләшкән, тән төсләре, мәдәниятләре һәм туган яклары белән бер-берсеннән аерылып торган, әмма бер Аллага ышанган, бер кыйблага карап гыйбадәт кылган миллионлаган мөселман кардәшләр җыела. Бергәләп тәваф кылып, Сафа белән Мәрвә таучыклары арасында сәгый кылып, Гарәфәт тавы янында басып, күз яшьләре белән Аллага мөрәҗәгать итеп дога кылып йөргән хаҗиларыбызның шул сәфәрдә үтәлгән барлык гыйбадәтләре, йолалары кабуллардан булсын иде! Аллаһ Тәгалә аларга үз ватаннарына исән–имин булып кайтырга насыйп вә мөәссәр итсен иде!

Без бәйрәм көннәрне дус–ишләре, туганнары белән күрешеп, бер–берсен тәмле ризыклар белән сыйлап йөргәндә, олыларның хәер–фатыйхасын алып, кечкенәләрне сөендереп йөргән чакта ятим балаларны, ялгыз картларны да онытмаска тиешлебез. Ялгыз торучы кардәшләребезнең һәм ятимнәребезнең елмаюына, аларның күңелләрендә өмет уянуына сәбәпче булуыбыздан да зур шатлык юктыр, мөгаен.

Бәйрәм көннәребез мөбарәк булсын! Кылган хаҗлары, чалынган корбаннары кабул булсын! Аллаһы Тәгалә тормышыбызга муллык, малларыбызга бәрәкәт бирсен! Әмин!

Ихтирам һәм изге догалар белән, Үзәкләшкән дини оешма –
Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836