Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

«Золотые луга» успешно внедряют систему сертификации «Меркурий». 2019 елның 1 июленнән Россиянең сөт продукциясен җитештерүчеләре “Меркурий” системасында электрон сертификациягә күченә башладылар. Көнбатыш Себер һәм Уралда зур “Золотые луга” компаниясе соңгы 2 елда бу процесска әзер булды. Шуңа күрә монда кертү гамәле уңышлы уза. “Меркурий” – ул электрон төрдә Госветнадзор тарафыннан контроль астындагы товарларга сертификацияләү процедурасын уздыру өчен оешкан федераль дәүләт информацион системасы. Максаты: кәгазь чуалчыкларын (волокита) кыскарту гына түгел, сатып алучыларны ялганнан да саклау.

* * *

Соревнования военных инженеров в рамках АрМИ-2019 торжественно открылись в Тюмени. “Куркынычсыз маршрут” һәм “Инженер формула” инженер гаскәрләре бүлекчәләренең һөнәри осталык халыкара конкурслары Төмәндә тантаналы рәвештә ачылды. V Армия халыкара уеннар кысасында үткәрелгән хәрби инженерлар бәйгесендә 9 ил катнаша. Ул инженерлар гаскәре маршалы А.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы полигонында оештырылды. 2019 елда ярышлар 10 дәүләт территориясендә үткәреләчәк. РФ территориясендә 15 конкурс узачак. Гомуми уеннарда 36 илдән 5 мең кеше катнашачак.

* * *

В Тюменском районе работают двадцать «Зеленых лабораторий». Төмән районының 20 мәгариф учреждениесендә “Ачык һава астында лабораторияләр” проекты хәрәкәт итә. Өченче ел инде проект кысасында сабыйлар чагыштыру анализлары ясыйлар, күзәтү көндәлекләрен тутыралар, тәҗрибәләр үткәрәләр. Проектта катнашучыларның яртысы – мәктәпкәчә учреждениеләр. Алар бик иртән балаларда тирә-як мохиткә сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлегенә күнегергә өйрәтәләр. Мәсәлән, 2018 елда “Цилиндр формасындагы бәрәңгене үстерү” проекты уңышлы сыналды. Монда алынган яшелчәләр Роспотребнадзор тикшерүен узды, шуннан соң мәктәп ашханәсенә бирелде.

* * *

Тюменские продукты питания завоевывают популярность вкусом и качеством. Төмән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре актив рәвештә яңа юнәлешләрне үзләштерәләр. Бу – сату базарына, ассортиментка һәм сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә кагыла. Мәсәлән, “Ялутор ит комбинаты” продукциясе белән Сочи халкын таныштыралар. Самара, Омск, ХМАО-Югра, ЯНАО, Екатеринбургка продукциясен китерү стабиль рәвештә үтәлә. 2019 елда шушы ит комбинаты “Төмән ярминкәсе – ПРОДЭКСПО” азык-төлек җитештерүче махсуслаштырылган күргәзмәдә “Продукциянең яңа төре”, “Продукциянең югары сыйфаты” номинацияләре буенча медальләр яулады.

* * *

Молочная промышленность Тюменской области вышла в лидеры по стране. Сөт җитештерү күләменең үсү темпы регион авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында 2019 елның соңгы 6 ае нәтиҗәсе буенча илебездә сигезенче урынга чыкты. Төмән өлкәсе хуҗалыкларында шушы чорда 273,6 мең тонна сөт җитештерелгән. 2018 ел белән чагыштырганда үсү 4,2% тәшкил итә. 2017 елда Голышманово районында зур сөт-товар комплексын төзи башладылар. 2019 елда өченче чират торгызылып килә. 2018 елда Ялутор районында 1,8 мең сыерга сөт-товар фермасын төзү проекты реальләштерелде. Өлкә хөкүмәте сөт терлекчелеге оешмаларына үсү өчен булышлык күрсәтүне дәвам итә.

* * *

Аварийно-опасные участки дорог оборудуют комплесами фотовидеофиксации. Төмән өлкәсе юлларының 800 авария-куркыныч участокларында юл тәртибен бозу фотовидеофиксацияләү комплекслары барлыкка киләчәк. Шуларның 200е – региональ юлларда. Моннан тыш комплекслар янәшәсендә “Фотовидеофиксация”, “Тизлекне максималь чикләү” дигән юл билгеләрен куячаклар, ә полотнога видеофиксация турында кисәтүче тамга ясаячаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума