#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сезнең алда баш иябез, укытучыбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

32-1Безнең Өге авылы төрле җиләк-җимеш, кедр чикләвеге һәм гөмбәләргә бай булган куе урманнар, зәңгәр күлләр уртасында урнашкан. Авыл өчен бу матур урынны ата-бабаларыбыз сайлаганнар һәм бүгенге көндә дә биредә тынгысыз җанлы Ватаныбызның патриотлары яши. Авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе - Хәнифә Арип кызы Рябикова августта үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хәнифә Арип кызы Тубыл районы, Сүкләм авылында, күп балалы гаиләдә туып-үсә. Сатылган мәктәбен тәмамлап, Тубыл педучилищесының татар бүлегенә укырга керә, чөнки ул балачагыннан укытучы булырга хыялланган була. Яхшы укыганы һәм җәмәгать эшендә актив катнашканы өчен чыгарылыш кичәсендә аңа комсомол райкомы исеменнән Мактау кәгазе һәм санаторийга юллама тапшыралар.

Ләкин аңа юлламаны сатарга туры килә, чөнки Уват районы, Өге авылы башлангыч мәктәбенә эшкә китәр өчен акча кирәк була. Бу мәктәптә Хәнифә Арип кызы лаеклы ялга чыкканчыга кадәр эшли. Хезмәт кенәгәсендә аның: «Эшкә алынды” һәм “Лаеклы ялга китү сәбәпле, эштән азат ителде” дигән ике язма гына бар.

Хәнифә апага кечкенә мәктәптә эшләргә туры килә. Башлангыч сыйныф балалары икенче сменада укыйлар. Караңгы кышкы кичләрдә аларга парталарда керосин лампалары кабызып укырга туры килә. Яшь, энергияле укытучыга пионервожатый иҗтимагый эшен йөкләтәләр, бу вазифаны ул ун ел дәвамында башкара. Барысын да аңа үзенә эшләргә туры килә: картоннан октябрь йолдызчыкларын, кызыл материалдан галстукларны һәм төрле атрибутларны кисә. Билгеле булганча, ул елларда тимурчылар командасы белән эш алып барыла. Укучылар белән ул сугыш ветераннары, өлкән яшьтәге ялгыз яшәгән әби-бабайларга ярдәм итү, тимер-томыр һәм макулатура, басулар өчен көл һәм шифалы дару үләннәре җыю кебек эшләр башкара. Юл һәм транспорт булмауга карамастан, Хәнифә апа үзе атлар җигеп, балаларны район үзәгенә үзешчән сәнгать смотрына йөртә.

Укучылары сәләтле һәм актив булалар, еш кына призлы урыннар яулыйлар. Аның горурлыгы, шул укучыларның берсе - Тува АССРның халык артисты Хисәт Бикбулат улы Әминов. Бар эшкә дә Хәнифә Арип кызы зур оптимизм һәм теләк белән алына. Сугыш һәм хезмәт батырлары мисалында укучыларында патриотизм, хезмәт сөючәнлек, табигатькә һәм китапларга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләр турында кайгырту тәрбияли. Укучылары аны игелеклелеге, сизгерлеге, ярдәмчеллеге, намуслылыгы һәм гаделлелеге өчен яраттылар. Хәнифә Арип кызының укытучылык сыйфатлары бүгенге көнгә кадәр сакланган: укучыларының язмышлары белән кызыксынып, аларның уңышларына сөенә, кайгыларын уртаклаша, борчыла, һәркеменә ярдәмгә килергә әзер ул.

Һәр кешедә дә яхшы сыйфатларны күрә белү Хәнифә апаның иң яхшы үзенчәлеге булып тора. Шуңа күрә еш кына ул авыл клубында авылдашлар өчен «Чын күңелдән», «Зәңгәр ут» дип исемләнгән күңелле кичәләр үткәрде. Күп еллар дәвамында ул «Яңарыш» өлкә татар газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып тора, авыл кешеләренең кызыклы язмышлары, үз тормышыннан гаҗәеп хәлләр, укучылары һәм аларның казанышлары турында матур, эчтәлекле мәкаләләр яза.

Урманга терәлеп торган кечкенә, матур йортка әле бүген дә авылдашлары акыллы киңәш сорап, студентлар тарихи материаллар белән танышырга дип киләләр. Туган авылы – Өге турында бай тарихи материал туплаган Хәнифә Арип кызы бар нәрсә турында да белә. Аны “Өге авылы архивы” дип атарга була һәм аның белән тормышның мәгънәсе турында сөйләшүләр кызыклы.

Хәнифә апага һәркемгә ачык йөзле, игътибарлы мөнәсәбәттә булганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез, аның белән горурланабыз һәм күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Баш иябез сиңа, укытучыбыз,
Бу дөньяда булганыгыз өчен.

Өге авылы ветераннар советы, “Яңарыш”лылар,
“Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836