#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вагай районында терлек азыгы әзерләү эшләре гөрли

последние и лучшие новости искусства в мире

32-2Күптән түгел генә авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен төгәлләгәннәр иде, күз ачып йомганчы, хайваннарга кышкыга азык әзерләү вакыты да килеп җиткән. Күп кенә кешеләр өчен яңа чабылган үлән исе җәй көне, ял вакытларын хәтерләтә. Әмма ферма хезмәтчәннәре өчен бу вакыт иң киеренке һәм җаваплы чор. Вагай районында барлыгы 14 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм крестьян хуҗалыгы терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 5528 тонна печән әзерләнгән, бу планның 95 процентын тәшкил итә. Бу эштә «Транссервисмолоко» крестьян-фермер хуҗалыгы (җитәкчесе Илдус Абдуллин) алда бара. Касьяново, Дубровное, Быково, Мирный һәм Шестовое авылларында урнашкан фермалар өчен 600 тонна печән, 3200 тонна сенаж әзерләргә кирәк.

Алар өчен печән әзерләү планы 117 процентка үтәлгән. «Спиридонов» крестьян хуҗалыгында печән әзерләүдә 8 берәмлек техника эшли. Зур стажлы, тәҗрибәле механизаторлар – Александр Рыбьяков, Дмитрий Долгушин, Таһир Арипов, Евгений Казаков печәнне ротор чапкыч белән җиһазландырылган дүрт тракторда чабалар.

«Спиридонов» хуҗалыгында 240 тонна печән әзерләнгән, бу ихтыяҗның 120 процентын тәшкил итә. Мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләрен уздыргандагы кебек, азык әзерләү вакытында да оешма җитәкчелеге тарафыннан хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары каралган. Кырчылар үз вазифаларына бик җаваплы карыйлар. Алда башкарасы эшләр бик күп, шуңа күрә озак ял итәргә вакыт юк. Әлеге оешманың баш инженеры Вәлиулла Абдуллин: «Азык әзерләүгә алдан әзерләндек, техниканы, запчастьләрне, ягулык-майлау материалларын вакытында карап чыгабыз. Эшчеләребез авырлыклардан курыкмыйлар, «Кайнар» темпта эшләргә туры килгән очракта да, барлык ресурсларны экономияләү һәм сакчыллык турында да онытмыйбыз. Безнең механизаторлар - чын хезмәтчәннәр, аларны эш белән куркытып булмый, ә сәламәт көндәшлек рухы эштә яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә», - дип әйтә.

Икенче басуда саламны җыеп, пресслап баручы һәм төягечләр белән агрегатланган дүрт трактор эшли. Техника белән үз эшләрен яхшы белгән, гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, 40 елдан артык эш стажлы механизаторлар - Александр Простакишин, Мирхәт Тляубаев, Руслан Кутуков, Михаил Долгушин идарә итәләр. Алар барлык төр трактор һәм комбайннарда эшлиләр. Бу турыда крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Спиридонов: «Механизаторлар үз бурычларын бик яхшы башкаралар. Моңа, әлбәттә, еллар буе тупланган тәҗрибә дә ярдәм итә. Барыбызның да бурычыбыз бер - җәмәгать терлекләре өчен югары сыйфатлы азык әзерләү. Трактор, комбайннарга ягулык-майлау материаллары басуда салына. Хезмәткәрләр өчен ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, өзлексез, уңышлы эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде. Яшел уракның бер көне кышлату аена тиң, диләр. Механизаторларның кәефләре яхшы, димәк, алар куелган бурычларны үтәячәкләр.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836