#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область заключила соглашения с Россельхозбанком, “Дамате” и “ТюменьАгро”. Өлкәдә елына 12 млн йомыркага исәпләнгән күркә репродукторы һәм 4 мең анага (маток) исәпләнгән нәселле сарык фермасы төзү турында өч яклы килешүгә губернатор Александр Моор, Россельхозбанк идарә рәисе Борис Листов һәм “Дамате” директорлар советы рәисе Наум Бабаев кул куйдылар. Бу проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Төмән өлкәсендә 300 гә якын эш урыны булдырылачак.

* * *

Школы Тюмени начали закупать установки для обеззараживания воздуха. 1 сентябрьгә нурландыргыч-рециркуляторларны сатып ала башладылар. Төмәннең 48 нче мәктәбе өчен һава чистарту системаларын китерү һәм урнаштыруга гариза бирелде. Бу мәктәптә нурландыргычлар барлык кабинетларда да урнаштырылачак. Төмәндә һаваны зарарсызландыру өчен нурландыргычларны бөтен кешегә сатып алырга тәкъдим ителгән.

* * *

В перинатальном центре Тюмени рассказали о самых возрастных мамочках. “Май аенда перинаталь үзәктә 47 яшь тулган хатын-кыз дүртенче баласын тапкан. Ул Ялутордан килгән. Июньдә бездә 45 яшьлек хатын-кыз бар иде. Бу аның дүртенче тапкыр дөньяга сабый китерүе булды. Шул ук айда бездә тагын бер 45 яшьлек ана игезәкләрне тудырды. Бу аның икенче тапкыр бала китерүе иде” , - дип сөйләделәр Төмәннең иң зур бала тудыру йортында.

* * *

“Дамате” открыла третью очередь молочно-товарного комплекса в Тюменской области. “Төмән сөт фермалары” предприятиесенең сөт-товар комплексының өченче чираты Голышманово шәһәр округының Усть-Ламенка авылында 6 мең баш савым сыерга исәпләнгән. “Дамате” генераль директоры Рәшит Хәйров, яңа сөт-товар комплексы тәүлегенә 150 тонна сөт җитештерәчәк, ягъни елына 55 мең тонна яңа сөт-товар комплексы 2020 елның дүртенче кварталында төзелеп бетәчәк, диде.

* * *

Юная тюменская циркачка получила президентскую стипендию. “Икар” үрнәк цирк cтудиясендә тәрбияләнүче һава гимнасткасы 15 яшьлек Влада Хәмидулина Президент стипендиясен алды. Кыз дәрәҗәле конкурсларда һәм фестивальләрдә берничә тапкыр җиңү яулады. Шуңа күрә дәүләт башлыгы стипендиясе – аның хезмәтенә югары бәя.

* * *

Специалисты центра реабилитации осваивают новые технологии. Төмән өлкәсе инвалидлары реабилитация үзәге белгечләре югары әзерлек режимы вакытында яңа технологияләрне актив үзләштерәләр. Компьютер технологияләрендә реабилитация методикаcының тулы төркеме эшли. Мәсәлән, “РуЛисен” аудиокоррекциясе системасы: наушниклар аша пациент тавыш җыелмасын тыңлый, өстәвенә, гадәти сигналлар югары-түбән ешлыклы белән яраша. Система балаларның, өлкәннәрнең игътибарын, сөйләмен, хәтерен яхшырту, үстерү өчен нәтиҗәле.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836