Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

55 ел бергә!

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәрендә Сәритә һәм Азат Вәлитовлар гаиләсе Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. ЗАГСның матур залында бала-оныклары, дуслары каршында Сәритә Мөнир кызы һәм Азат Риза улы җылы тәбрикләнеп, юбилей медале һәм өлкә губернаторы Александр Моорның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

55 ел бергә яшәү дәвамында алар 2 батыр егет һәм 1 матур кыз үстерделәр. Егетләре әтиләре юлын сайлаганнар: Марат ОМОНда эшләгәндә беренчеләрдән булып Чечня сугышына барып керә; Ринат Төмән юридик институтын тәмамлап, эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, хәзер лаеклы ялда. Ә кызлары Фәридә озак еллар почта бүлеген җитәкли.

«Яңарыш» газетасын укучыларга Азат абый Вәлитов турында озак сөйләргә кирәкми инде – ул беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов белән яхшы дус, редакциянең даими кунагы иде. Аның турында күп язылды. Колхозда, дәүләт куркынычсызлыгы комитетында (КГБ), эчке эшләр бүлегендә, сак хезмәтендә эшләгән 62 ел стаж һәм шул чорда бүләкләнгән 22 төрле орден, медаль, билге, исемнәр күпне сөйлиләр. Әле монда Мактау грамоталары исәпкә кермәгән. Димәк, хезмәт юлы ярышлардан, җиңүләрдән торган.

Лаеклы ялга чыккач та, гел хәрәкәт итәргә өйрәнгән Азат Риза улы Россиянең Азия өлеше дини идарәсенең Төмән бүлегендә зур эшләр башкара. Тырышлыгы өчен аны Согуд Гарәбстаны Короле үзе кунакка чакыра, Азат Вәлитов анда Хаҗ гамәлләрен башкарып «хаҗи» исемен алып кайта. Аннары бөтен Россиянең Патриархы Алексий-2 фәнни-гамәли конференциягә һәм тантаналы кичке ашка чакыру җибәрә.

Гомер диңгезен кичкәндә гаиләне саклап, яклап торырлык нык ир-ат җилкәсе таянырлык сабыр, акыллы хатын-кыз булса, тормыш зилзиләләренә бирешми ул гаилә. Монда да шулай: шәһәр кызы Сәритә апа гаилә учагының җылысын киметми. Иренең беренче киңәшчесе, сердәшчесе, ышанычы була белә. Галимнәр юкка гына гаиләнең нигезе: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышаныч димәгәннәрдер. Сәритә апа 30 еллык хезмәт юлының күп өлешен тимер юл ашханәсендә пешекче булып эшли. Хезмәт урыныннан эшкә җибәрелгән ире артыннан Ямал-Ненец автоном округына китеп тә яшәп алалар.

Алар безгә яхшы тәрбия бирделәр. Барыбыз да гаиләле, урнашкан. Әти-әниләребез яхшы күңелле кешеләр, үстергәндә таләпчән дә иделәр, барысын да тәртиптә тотарга, башлаган эшне ахырына җиткерергә өйрәттеләр. Кирәк вакытта безне яклап, ярдәм итеп тордылар. Хәзер дә гел аларның терәген, ышанычын тоеп яшибез. Үзебезнең проблемалар, сорауларыбыз белән әти-әни янына киләбез – алар дөрес киңәшләрен дә бирәләр, чишәр юлын да күрсәтәләр. 5 оныкларын, 2 оныкчыкларын бик яраталар. Әти-әнием янында кеше өзелми, бик кунакчыллар, аларның үзләре генә калган вакытлары сирәк, дияр идем, - дип сөйләде кызлары Фәридә.

Әти-әнисенә рәхмәтле булып, тату, бердәм, дус гомер иткән Вәлитовлар гаиләсендәге җылылык, мәхәббәт, тугрылык аларны бәхетле, рәхәт яшәтә. Тормыш яме – яшәүдә, яшәү яме гаиләдә бит ул!

32-7

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836