Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Чумык авылында - газ!

последние и лучшие новости искусства в мире

«Газпром Межрегионгаз Север» компаниясе белгечләре Төмән өлкәсенең Аромаш районы, Чумык авылында газүткәргеч эксплуатациягә керттеләр.

 Әлеге чарада Төмән өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Семен Тегенцев, Аромаш районы башлыгы Игорь Власов һәм «Газпром межрегионгаз Север» компаниясе генераль директоры Виктор Назаров катнашты.

32-4

Төмән өлкәсен газлаштыру программасы кысаларында төзелгән поселокара газүткәргечнең озынлыгы - 4 чакрым. Яңа газүткәргеч 73 йортны газлаштыру мөмкинлеге бирә. Газга беренче кулланучылар булып Марсель һәм Фирая Рамазановлар гаиләсе кушылды.

32-41

«Ике ел дәвамында көттек һәм хыялыбыз чынга ашты! Безгә газ үткәрделәр. Элек без йортны электр белән җылыта идек, кышкы чорда бәясе бик югары. Газ безгә гаилә бюджетын экономияләячәк. Без - пенсионерлар, пенсиягә яшибез», - дип сөйләде йорт хуҗабикәсе.

Гаилә өчен «Газпром Межрегионгаз Север» компаниясе белгечләре газ плитәсеннән һәм җылыту системасыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында инструктаж уздырдылар. Куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелде, ахырда инструкцияләр тапшырылды.

Моннан тыш, авыл мәдәният йортын да газ белән тәэмин итәчәкләр. Бу турыда район башлыгы Игорь Власов газүткәргечне эшләтү тантанасында белдерде.

«73 йорт газга тоташырга мөмкин. Бездә җиде электр миче белән җылытыла торган авыл клубы да бар. Без аларны сүтеп, заманча җылыту ясарбыз дип уйлыйм. Ул, һичшиксез, газ белән җылытылачак. Халыкта төзекләндерү эшләре яхшырачак - өйләрдә җылылык барлыкка киләчәк һәм бу электрны экономияләү», - дип төгәллек кертте район башлыгы.

Төмән өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Семен Тегенцев сүзләренә караганда, бистә эчендәге газүткәргеч газлаштыру программасы ярдәмендә файдалануга тапшырылган.

Кулланучыларны котлыйбыз! Алга таба авылдагы өйләр йорт эчендәге җиһазларны газ кабул итүгә тулысынча әзерләгәндә һәм газ кабул итүгә барлык нормаларны үтәгәндә генә газлаштырылачак.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
(Фоторәсемнәр «Газпром межрегионгаз Север» компаниясе матбугат хезмәтеннән алынды).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836