Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кайчандыр борынгы заманнарда, кешеләр әле төрле Аллаларга ышанган вакытта, бер татар авылында гади генә гаилә яшәгән... Ләкин бер көнне гаиләдә шундый матур кыз туа, аның әнисе һәм әтисе генә түгел, ә күршеләре дә, якын һәм ерак туганнары да, башка авыллардан килгән кешеләр, урман хайваннары, күктә кошлар, күпсанлы күлләрдә һәм елгаларда балыклар да аның гүзәллегенә сокланып елыйлар...
Кызны әти-әнисе Айсылу дип атаганнар. Ул әкияттәге шикелле ай йөзле гүзәл була.
Кыз шулай ук тыйнак, матурлыгына карамастан, тыңлаучан һәм тырыш булган... Кешеләр аның турында риваятьләр язганнар, бер-берсенә сөйләгәннәр. Ә әти-әнисе шулкадәр шатланганнар ки, аңа «кызым, алтыным, йөрәк маем» дип кенә әйткәннәр.
Аның турында имеш-мимешләр еракка тарала! Кояш Алласы улы Бавыр да ишеткән. Ул җиргә төшеп, Айсылуны күрә һәм гашыйк була. Шулкадәр гашыйк була ки, йокысын оныта, ашый-эчә алмый, көн саен аның өенә матур егет кыяфәтендә төшә һәм аңа соклана. Ул үзе дә матур һәм игелекле иде, Айсылу да аны ярата башлый. Һәм ул аны кияүгә чакыргач, «Әйе», - дип җавап бирә.
Ләкин кызның әти-әнисе каршы киләләр. Аның белән кыз очса, алар җирдә калачак. Алар аны көн саен күрмәячәкләр, назлы тавышын ишетмәячәкләр, аның балаларын бергә тәрбияләмәячәкләр...
Шул вакытта гашыйклар, Айсылуның әтисе-әнисе баш тартуына карамастан, бергә булырга карар итәләр. Алар качалар, ә әти-әнисен юатыр өчен аларга барлык эшләрендә ярдәм итәргә тиешле искиткеч бүләк калдыралар.
Бавырның Кояш Алласының улына тиешле алтын түгәрәк түбәтәе була. Ул аны Айсылу йортында калдыра. Кызның әти-әнисе аңа сак караса, ул аларны барлык бәла-казалардан, авырлыклардан яклаячак.
Иртән өй янындагы үләндә Кояш түбәтәен тапкан әти-әни барысын да аңлыйлар. Еласалар да, кызларын кичерәләр. Әти-әни мәхәббәте барысын да аңлый һәм кичерә! Түбәтәйне үләннән күтәрәләр, йомшак кына сыйпыйлар һәм әйтәләр: «Бавыр, сакла кызыбызны!”
Бу сүзләрдән соң түбәтәй үсә башый. Көннән-көн арта бара. Һәм шулкадәр зур булып үсә ки, гөмбәз кебек Айсылуның туган авылын да, күршеләрен дә, кызның туганнарын да үз эченә ала. Хәтта кыз белән бер канлы кешеләр - себер татарлары яшәгән авылларны да авырлыктан, бәлаләрдән сакларга алына.
Түбәтәй кешеләрне шулкадәр ышанычлы яклый ки, алар бәхетле һәм имин, мул яшиләр. Кояш көн саен үтә күренмәле гөмбәз аша үтеп, барысын да җылыткан. Яңгыр кирәк булганда гына яуган. Бернинди җил, давыллар да кешеләрне куркытмаган. Урманнар куе булып үскән, анда кыргый хайваннар иркенләп йөргәннәр... Сулыкларда балык шулкадәр күп ки, үзләре елымга эләккәннәр... Кошлар татлы җырлап, тирә-якны сокландырганнар... Һәм кешеләр игелекле, юмарт, һәр яңа көнгә шат һәм һәркем Кояшны һәм аның улын мактый, ә аларның йөрәкләрендә шик яки курку туса, «Бавыр, сакла!» - дип кычкыралар.
Бавыр аларны саклый. Айсылуның туган җирендә барысы да бик яхшы иде. Ләкин вакыт узу белән бу бай урыннар турында башка кешеләр ишетеп, монда килгәннәр. Алар көчле, алар янында көчле сугышчылар. Татар авыллары өстендәге гөмбәзнең зәгыйфь булуын оста укчылар белмиләр, аны үткен уклары белән атып, җимерәләр...
Бу якларда тынычлык бетә. Бавырның яклавы юк. Ләкин тагын күп еллар кешеләр бай яшиләр - бу җирдәге байлык йөзләрчә елга җитә... Айсылуның әти-әнисе күптән үлгән, аның туганнары һәм күршеләре картайган. Кешеләр әкренләп матурлыкны һәм аның тарихын оныта башлыйлар...
Ләкин һәркем үз балаларына авыздан-авызга «Бавыр, сакла!» сүзләрен әйтеп калдыралар, ул вакыт узу белән бер сүзгә «бавырсак»ка әверелә һәм зур бәйрәмнәрдә пешерелгән махсус ризыкларны шулай дип атый башлыйлар.
Шул вакыттан бирле һәр татар йортында диярлек «олы бавырсак» дип аталган юка камырдан биек итеп милли аш пешерәләр.
Бавыр барысын да күрә һәм җирдә аның хөрмәтенә аталган бавырсаклар пешерелгән көннәрдә ул бу йортларга үзенең фатихасын җибәрә. Аның мәрхәмәте шулкадәр зур ки, күктән фәрештәләр бавырсак исе килгән йортка төшәләр һәм йортны саклыйлар, ә Бавыр анда мәхәббәт җибәрә. Ә аның белән шатлык, байлык һәм иминлек килә.
Зөләйха АЛИШЕВА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).