Главная

Шәҗәрәләр язучы якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр кеше үзенең яраткан эшен, һөнәрен таба. Гомерлеккә сайлаган эшеңне яратып эшләсәң, нәтиҗәсе уңышлы була. Фәрхәд Шаморадов бик кирәкле, мөһим һәм файдалы эш алып бара. Ул шәҗәрәләр төзи. Ерак гасырлардан, архивлардан эзләнә. Патша Петр I заманыннан башлап хәзерге көнгә кадәр кешеләрнең исемнәрен, фамилияләрен, туганлык җепләрен эзләп таба. Патшаның указы буенча, 1719 нчы елларда Россиядәге барлык авылларда яшәүче ир-егетләрне налог җыяр өчен исәпкә алырга тиеш булганнар. Бу үзенә карата ревизия булган һәм «Ревизские сказки» дип аталган. «Ревизские сказки» архивларда сакланганнар. Фәрхәд аларны бик җентекләп өйрәнә. Ата-бабаларыбыз әйтүе буенча, исемнәр, фамилияләр документларга язылганнар. Бик күп хаталар бушатылган. Исемнәрнең язылышын төзәтеп, эшкәртеп, борынгы документларны бергә теркәп, Фәрхәд «Генеалогик эзләнүләр» дигән китап яза.

Шәҗәрәләрне төзеп бетергәч, искиткеч кызыклы, эзлекле, тирән эчтәлекле презентацияләр үткәрә. Җыелган туганнарның игътибарын яулап, бик матур, аңлаешлы итеп сөйли. Бөтен сорауларга җавап бирә. Кем генә мөрәҗәгать итмәсен, ул тулы рәвештә токым агачын схема формасында төзи. Кешеләрнең исемнәрен генә түгел, ул кеше нәрсә белән шөгыльләнгән, нинди файда китергәнен ачыклап, тулы тасвирлый.

XYIII-XIX гасыр архив документлары буенча Ялутор районы, Күлавыл авылында яшәүче Тляковлар токымы, «служилые татары» – себер татарлары казаклары – «йомышлылар» булганнар. Бу токымның ата-бабалары себер-татар казачий командаларында хезмәт иткәннәр.

Эзләнүләр вакытында Фәрхәд Әбдәлим улы искитәрлек тарих вакыйгалары, төрле хәлләр таба.

Төмән шәһәрендә сеңелем Рауза Карманова Кармановлар нәсел шәҗәрәсе презентациясенә үзенә туганнарын җыйды. Бу токым Яркәү районы, Яңа Кәешкүл (Сала) авылыннан. Презентацияне шулай ук Фәрхәд Әбдәлим улы алып барды.

2000 нче еллардан өлкән апабыз Рәшидә Мусалимова безнең токым-нәсел белән кызыксынып, әтидән соранып калган һәм «Кармановлар шәҗәрәсе»н төзеп, «Тимир Корманов» исемле китапта бастырып чыгара. Ул нәселебездә бик күп исемнәр тапкан, хәзерге балаларгача өстәгән. Шулай итеп, Фәрхәд белән Рәшидә апамның эзләнүләре бергә 11 буын.

Фәрхәд Шаморадов Чиләбе шәһәрендә туган. Балачагы Вагай районы, Бигәтен авылында үтә.

2005 нче елда 11 классны тәмамлап, Төмән шәһәрендә машина төзү техникумына укырга керә. 2008 нче елда «Техник процессларның һәм производствоның автоматизациясе» буенча техник квалификациясен алып, техникумны «5»ле билгеләренә һәм алтын медаль белән тәмамлый.

Укуга теләге зур булган Фәрхәд Төмән нефть һәм газ университетына укырга керә, Инженер квалификациясе белән университетны кызыл диплом белән тәмамлый, магистратурада укый. Аннары профессиональ әзерлек үтеп, «Урта һөнәри белем бирү» программасы буенча укытучы булып эшли.

2008 нче елда ук, үзе укыган техникумда аңа укытырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Фәрхәд уку һәм укыту процессларын бергә алып бара.

Соңгы елларны транспорт үзәген җитәкли.

- Миңа эшем бик ошый һәм мин аны рәхәтләнеп, яратып башкарам. Эшләрем минем өчен бик кызыклы. Дөнья бер җирдә тормый. Яхшы белем бирү өчен үзеңә гомер буе укырга, белемеңне арттырырга кирәк.

Күптән түгел үземнең тамырларым белән кызыксыну хоббига әверелде. Еллар буе документлар белән эшләгәндә бик күп материаллар җыелды. Аларны системалаштыру кирәк иде. Шуннан китаплар язу идеясе килеп туды. Мин хәзер өч китап авторы: «Бегетино авылы тарихы», «Индәр. Тарих һәм шәҗәрәләр», «Матмасс авылы шәҗәрәләр китабы».

Беренче китапны язарга дәртләндерүче кешем – минем әбием Рәхимә Имангулова булды. Ул миңа бик күп Бөек Ватан сугышы, колхозда авыр эшләр турында сөйләде. Миндә илебез тарихына, халкына, авыр тормыш кичергән картларга хөрмәт тәрбияләде.

Китаплар язуымның максаты – себер татарларының тарихын, шәҗәрәләрен саклау. Тормыштан кешеләр китә һәм бу җирдә яшәгән кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында сөйләүчеләр юк.
Бу эшемнең икенче максаты - ата-аналарны тәрбияләү, чөнки әти-әниләрнең тойгы-кичерешләре, аларның сөйләүләре аша өлкән буыннардан яшүсмерләргә күпер салына.

Иң мөһиме – үз тамырларын онытмасыннар, аларның язмышларыннан, яшьләрнең тормышыннан, дөньяга карашларыннан туган як тарихы языла һәм туган якның үсеше билгеләнә, - дип сөйләде Фәрхәд Әбдәлим улы.

Рәхилә УРАЗАЕВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума