Главная

Балаларның җәйге ялы

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубылдагы 15 нче мәктәп каршындагы «Кояшкай» җәйге ял лагеренда мәктәп укучылары ял итте. Беренче һәм өченче сменада балалар үзләренә якын, кызыклы, мәктәп каршында оештырылган файдалы чараларда теләп катнаштылар, яңа дуслары белән экскурсияләргә бардылар.

Көн тәртибе балаларның сәламәтлекләрен ныгытуга, физик һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелеп, танып белү темалары буенча баетып оештырылды. Балалар белән ачык һавада спорт һәм төрле мавыктыргыч, мәдәни темаларга багышланган лагерь көннәре, ял лагерен ачу тантанасы, көн саен үткәрелгән чаралар турында мәктәптән хәбәрләр белән уртаклаштылар.

32-7-26

Тантаналы рәвештә РФ Гимны яңыраганнан соң, мәктәп каршындагы ял лагереның беренче сменасы ачылуы белән тәбрикләп, мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова балаларга җылы теләкләрен җиткерде. Ул мәктәп укучыларын тыгыз, кызыклы, мавыктыргыч программа көтүе турында әйтте. Аларга күңелле уеннар белән баетылган файдалы ял, уңай эмоцияләр, яхшы кәеф теләде. Беренче сменада 150 укучы күңелле сәяхәтләр, төрле мәдәни, милли, мавыктыргыч чараларда булып, кызыклы мәгълүмат, яңалыклар алып вакытларын файдалы, күңелле үткәрделәр. Лагерьда тәрбияләнүчеләрне «Музейны өйрәнү» түгәрәге кызыксындырды. Тубыл шәһәре, 15 нче мәктәп, ветеран укытучылар турында яңа фактлар белергә мөмкинлек бирде. Музей җитәкчесе Алсу Хәйбуллина эчтәлекле экскурсияләр үткәрде.

15 нче мәктәп ашханәсендә туклану да тулысынча балансланган иде. Монда тәмле итеп пешерәләр. Яшелчә, ит, сөт продукциясе, җиләк-җимеш — пешергән ризыклар балаларга ошый.

Июль ахырында мәктәп каршында эшләп киткән өченче сменада 30 бала ял итте. Көн тәртибе зарядкадан башлана. Балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрәләр, кызыклы интеллектуаль-күңел ачу чараларында да укучылар яратып катнашалар.

Лагерь башлыгы Гүзәл Сәфәрмәтова болай диде:

- Лагерьда ял итүче балаларны көн саен Төмән өлкәсе шәһәрләре буйлап виртуаль сәяхәткә чакырабыз. Һәр шәһәрнең истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре, халкыбызның милли уеннары белән таныштылар. Ял иткән вакытларында балалар хәрәкәтле уеннарда актив һәм яратып катнашалар. Пётр Ершовның «Конек-Горбунок» әкияте эчтәлеге, әкият геройлары буенча белемнәрен уен формасында искә төшерү кызыклы үтә. Бу темага нәтиҗә җәйге лагерь ябылу көннәрендә үткәреләчәк. Балалар яратып «Флористика көне»ндә катнаштылар. Алар Себер табигатенең байлыгын белделәр. Чараларны оештыруда ярдәм иткән өлкән вожатый Алла Козарез, вожатыйлар Илдана Янгулова, Лиза Русакова, Арсений Юрлов, Аделя Шаморатова, Юлия Малькова үз эшләрен яратып, бөтен күңелләрен биреп үтәделәр. Беренче смена башлыгы Нурилә Шамратова, аның белән эшләүче тәрбиячеләр, вожатыйлар да көн саен матур, балаларның күңелләренә хуш килгән, файдалы чаралар үткәрделәр. Ял итүче балалар мәктәп китапханәсендә үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алдылар. Алар өчен китапханә дәресләре оештырылды. Вокал буенча түгәрәктә шөгыльләнергә мөмкинлек булды. Укучылар белән эшне тәрбиячеләр дә кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бардылар. Татьяна Хәбибуллина, Юлия Кунгурова балаларга бик игътибарлылар. Хәзер өченче смена барса да, балалар лагерьга теләп киләләр. Җәйге ял алар өчен күңелле, файдалы, нәтиҗәле оештырылды. Безнең сменаны ачу тантанасында себер-татар мәдәният үзәге артистлары катнаштылар. Аларга зур рәхмәтлебез.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: ял лагеренда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума