Ялутор округының Бумаер авылында гаилә Сабан туе бик күңелле һәм онытылмаслык итеп бәйрәм ителде. Кунаклар күмер белән кайнатылган самовардан эссе чәйләр эчеп, тәмле пылау, милли ризыклар белән сыйландылар.
Бәйрәм Ялутор округы татар милли-мәдәни автономиясе активистлары һәм рәисе Рауфат Аллаяров җитәкчелегендә, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм аның җитәкчесе Ильяс Бакиев тырышлыгы белән оештырылды. Сабантуйга әзерлек барышында шәхси эшмәкәрләр Равилә Сирачева, Дамир Аллаяров, Лилия Вәлиева, Асия Аликашева матди ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук «Сабантуйга бүләкләр җыю» халык акциясендә 25тән артык кеше матди өлеш кертте, уртак тырышлык нәтиҗәсендә бәйрәмдә бүләкләр күп һәм төрле булды.

Ял итеп, күңел ачарга кунаклар Аслана, Күлавыл, Кактамак, Калмаклар авылларыннан да күчтәнәчләрен алып килделәр. Бәйрәм тантаналы рәвештә ачылды, якташларын котлап, изге теләкләрен юллаучылар саны күп булды. Аннары сәхнәдән татар җырлары, шигырьләр яңгырады, җитез биюләр башкарылды. Бию флешмобы вакытында күңел ачу атмосферасы үзенең иң югары ноктасына җитте: балалар да, өлкәннәр дә бергәләп түгәрәккә чыктылар, алып баручы артыннан биюнең көчле хәрәкәтләрен кабатладылар.
Бәйрәмдә катнашучыларны көткән иң кызыклысы — бу, һичшиксез, милли уеннар иде. Милли уеннар мәйданчыгы бәйрәмнең иң җанлы урынына әйләнде. Балалар, команда рухын күрсәтеп, аркан тартышуда дәртләнеп катнаштылар, капчык киеп, сулы чиләкләр белән йөгерделәр, атаклы «чабышлар»да көч сынаштылар. Шулай ук балалар авылдашлары Разия Вәлиева чәчкән төче күчтәнәчләрне бик теләп җыйдылар.
Гаилә белән ял итү шау-шулы Сабан туе онытылмаслык тәэсирләр калдырып, бик күңелле үтте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.