Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, кадерле дин кардәшләребез!
Кугалы мәчете Төмәндә яшәүче мөселманнар өчен иман һәм татулык үзәге булып тора. Биредә һәрвакыт догалар укыла, өлкәннәр һәм балалар дин сабакларын ала, ифтарлар һәм күркәм дини чаралар оештырыла. Нәкъ менә шуңа күрә Аллаһ йортының һәрвакыт пакь, җылы, уңайлы һәм гүзәл булуы — һәрберебезнең бурычы.
Хәзерге вакытта мәчетебездә ремонт эшләре бара. Мәчет бинасын яңарту, гыйбадәт кылу шартларын яхшырту өчен шактый зур чыгымнар таләп ителә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә (яки аны төзүдә катнашса), Аллаһ Тәгалә аның өчен Җәннәттә өй төзер» (Имам Мөслим). Мәчеткә бирелгән садака — ул Ахирәттә дә савабы өзелмичә бара торган олы игелек (садакаи җәрия).
Бергәләп эшләнгән эш — уңар!
Без һәрберегезне бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Сез биргән садакагыз мәчетебезнең киләчәгенә, безнең балаларыбызның иманлы булып үсүенә зур өлеш булачак. Садаканың күләме мөһим түгел, иң мөһиме - сезнең ихлас ниятегез!
Матди ярдәмне түбәндәге реквизитлар буенча җибәрергә була:
Наименование: МРО П.МАТМАСЫ ЛЕНИНСКОГО АО Г.ТЮМЕНИ
ИНН: 7203193713
КПП: 720301001
ОГРН: 1077200002461
Расчётный счёт: 40703810767100036845
Банк: ЗАПАДНО-СИБИРСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ№8647 ПАО СБЕРБАНК
БИК банка: 047102651
Корсчёт: 30101810800000000651
ИНН банка: 7707083893
КПП банка: 720302020
Акча күчергәндә «Мәчет ремонтына» яки «Садака» дигән комментарий язу хуплана.
Мәчетебезнең адресы: Төмән шәһәре, Матмасовская урамы, 34Б.
Сораулар буенча телефон: 8 902 813 58 77.
Раббыбыз кылган һәр изге гамәлләрегезне кабул итсен, малларыгызга бәрәкәт бирсен, үзегезне һәм гаиләләрегезне Үз рәхмәтеннән ташламасын! Күңелләребез иман белән, өйләребез иминлек белән тулсын!
Кугалы мәчете мөтәвәллияте.