Главная

Ләчек авылында Авыл көне гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

Мондый күңелле һәм һәркем теләп катнашкан чара авылда күптән булмаганга, Авыл көненә әзерлек алдан башланды. Билгеләнгән көнне халык клуб тирәсенә җыелды. Биредә ярминкә, төрле ярыш-бәйгеләр, уеннар уздырыр, җырлап- биеп күңел ачар өчен махсус урыннар, тарихи мизгелләрне мәңгеләштерер өчен  фотозона әзерләнгән иде. Авыл тормышын чагылдырган көнкүреш әйберләре, борынгы җиһазлар, кул эшләреннән булдырылган күргәзмәне һәркем кызыксынып карады. Ярминкәдә  аш- суның төрлесен, хәтта пәрәмәч, коймак, капшырма, шашлык, шикәр мамыгы кебек ризыклар да ясап саттылар. Бәйрәмнең төп өлешендә авыл старостасы Каюм Алеев авылдашларын бәйрәм белән җылы котлады. Чараны Оксана Гарифханова алып барды. Бәйрәмдә катнашкан авылның иң өлкән кешеләре - Зията апа Ниязова белән Галия апа Сәетовага, иң нәни катнашучылар - Милана Аликаева белән Мәдинә Вәлиевага, быел 1 сыйныфка укырга керүче Радмилла Таировага махсус бүләкләр тапшырылды. Аннары бәйрәмнең иң кызыклы, әзерләнеп, көтеп алган мизгелләре - милли уеннар башланды. Теләге булган һәркем 32 төрле спорт ярышларында, уеннарда катнашып, үзенең көчен һәм җитезлеген тикшереп карады, кыйммәтле бүләкләр отты. Лотерея уены да халык күңеленә бик хуш килде. Беркем дә бүләксез калмады. Бәйрәмнең төп оештыручысы - клуб мөдире вазифасын башкаручы Алсу Гарифхановадан ничек итеп шундый күңелле чараны бары авыл халкының зур теләге, матди ярдәме белән генә оештырганнары турында кызыксындык.

32-32-26

- Без чара уздырырга гына түгел, ә халыкны берләштерә торган чын бәйрәм ясарга теләдек. Берничә ел инде мондый масштаблы Авыл көне үткәрелмәде, шуңа күрә бу традицияне кайтару, яңарту идеясе бездә туды.

32-33-26

Шул теләгебезне МАХ социаль челтәрендәге «Авылдашлар» төркемендә язгач, һәркем безне хуплады. Шулкадәр кешенең җавап бирүен һәм матди ярдәм итәргә теләвен күрү бик күңелле булды. Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашлар да кайттылар. Чын бәйрәм, күңелле очрашу- күрешүләр, хәл белешүләр булды. Кунаклар өчен бай программа әзерләдек: балалар, яшьләр  һәм өлкәннәр өчен аерым конкурслар булды, бәйрәм лотереясе һәм ярминкә эшләде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бәйрәм мәйданын бизәргә Гүзәл һәм Рөстәм Моратовлар булыштылар.

32-34-26

Әлфия Латыйпова борынгы әйберләрдән зур булмаган музей-почмак ясады. Һәркем кызыксынып  аларны карады һәм элек мондый җиһазлар белән ничек кулланганнарын искә төшерделәр. Бәйрәм барышында гармунда уйнап Радик абый Ниязов халыкны җырлатып, биетеп торды. Форсаттан файдаланып, бәйрәм оештыруда ярдәм иткән, катнашкан авылдашларга зур рәхмәт белдерәбез. Халыкның теләге булгач, киләчәктә дә, рәхәтләнеп оештырырга әзер без. Әлбәттә, бәйрәм алдыннан борчылулар күп булды, әмма нәтиҗәдә барысы да без планлаштырганча узды. Бигрәк тә кешеләрнең елмаюларын, аларның яхшы кәефләрен күрү һәм рәхмәт сүзләрен ишетү җиң сызганып эшләргә көч һәм теләк бирде», - дип сөйләде.

32-35-26

Шунысы да бик мөһим: авылда гөрләп узган бәйрәм барышын читтә яшәүче ләчеклеләр МАХ социаль челтәрендәге төркемдә куелып барган видео, фотолардан күзәтеп, үз фикерләрен җиткерделәр. «Якташ» иҗтимагый оешмасының Ләчек авылы бүлекчәсе рәисе Сәхит Рыханов үзе һәм барлык якташлары исеменнән Алсу һәм кызы Оксана Гарифхановаларга, авылга җан өреп, авылдашларны һәм читтә яшәүчеләрне берләштереп, оештырып шундый бәйрәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде.

Кичен клубта бик күңелле, татар җырларын яңгыратып дискотека булды.

32-36-26

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: Авыл көне бәйрәменнән күренешләр. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума