Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Әлфирә Михайлова (кыз фамилиясе Камалетдинова) Яркәү округының Кортъегән авылында туган.
Мәгариф өлкәсендә ул 41 ел эшли, 30 елы - уку-укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасында. Төмән шәһәренең 48 нче мәктәбендә 2018 елдан бирле хезмәт куя.
Әлфирә Абил кызы яңа корпусны җиһазлауда актив катнашты, әлеге корпус уңышлы рәвештә 2021 елда файдалануга тапшырылды. 100дән артык укытучысы һәм 3 меңнән артык укучысы булган яңа корпус директоры урынбасары буларак, Әлфирә Михайлова белем бирү процессының барлык катнашучылары арасында үзара бәйләнешне тәэмин итә, иҗади атмосфера тудыра, педагогларның һәм укучыларның индивидуаль сәләтләрен тормышка ашыру, аларның үзүсеше өчен шартлар тудырырга омтыла.
2022 елдан башлап Төмән шәһәренең 48 нче мәктәбе «Россия мәгариф министрлыгы мәктәбе» федераль проектында катнаша. Әлеге проект кысаларында Әлфирә Абил кызы тәҗрибәсен төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә, шул исәптән Төмән шәһәрендәге «ТОГИРРО» курсларында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарларының квалификациясен күтәрү курсларында, шулай ук проектны гамәлгә ашыру буенча күчмә методик сессияләрдә тәкъдим итте.
Тәҗрибәле педагог хезмәттәшләре арасында лаеклы абруй казана, яшь кадрларның остазы булып тора. Аның бу юнәлештәге профессиональ кредосы — яшь белгеч өчен ышанычлы юл күрсәтүче булу, аңа үзенең һөнәри потенциалын ачарга, үз һөнәрен яратырга һәм коллективның бер өлешенә әйләнергә ярдәм итү. Яшь белгечләр өчен остаз буларак, ул педагогик осталык һәркемгә ачык дип ышаныч тудыра, ләкин теләсә нинди тәҗрибә осталык чыганагы түгел дигән фикерне сеңдерә.
Потенциалны ачу, социальләштерү максатыннан, мәктәптә 2023 елдан «Остаз+» программасы гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, аның методик ярдәмендә муниципаль «Методик идеяләр фестивале» һәм «Талантны уят!» проектларында катнашучылар һәм призёрлар бар. «Ел педагогы» конкурсында мәктәп укытучылары өлкә дәрәҗәсендә призёрлар һәм җиңүчеләр булдылар.
Әлфирә Абил кызы яшь укытучыларның гына түгел, ә мәктәп укучыларының да остазы. Ул профильле психолог-педагогика сыйныфының кураторы булып тора.
Тулы канлы педагогик эшчәнлеге өчен ул региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2007 елда аңа «Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды, 2025 елда ул «Мактаулы остаз» ведомство бүләгенә лаек булды, аны Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кулыннан алды.
Әлфирә Абил кызын үз һөнәренә булган тирән мәхәббәт аерып тора. Педагогның үз яшәү ритмы бар: кешеләрне рухландырырга, белемнәрен бүләк итәргә һәм һәрвакыт заманча ритмда яшәргә кирәк.
Төмән шәһәренең 48 нче мәктәбе коллективы исеменнән Зөлфия КОНДРАТЮК.
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).