Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмәннең Дзержинский урамында «Төрле, ләкин янәшә» («Разные рядом») дип исемләнгән уникаль фотокүргәзмәнең тантаналы ачылышы булды.
Җәяүлеләр урамында урнашкан экспозиция шәһәрнең 440 еллыгына һәм Россия Президенты игълан иткән Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Әлеге проектның төп максаты — фотосәнгать аша Төмәндә яшәүче милләтләрнең күптөрлелеген, аларның мәдәни гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен күрсәтү.
Экспозициядә фотоконкурста җиңү яулаган 30 эш тәкъдим ителгән. Конкурска барлыгы 112 катнашучыдан 439 фотография кабул ителгән. Алар арасында профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә булган.
«Лига творческих» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылган бу проект Президент мәдәни инициативалар фонды грантына лаек булган.
Күргәзмәдәге һәр фотосурәт — ул катып калган мизгел генә түгел, ә тулы бер язмыш. Мәсәлән, Земфира Хәмидуллина кыш көне фотограф София Казакова (Сапфира Нур) тарафыннан төшерелгән фотографиясе белән уртаклашты: «София фотога төшерә, конкурсларда катнаша һәм «Лига творческих» составында тора. Кыш көне ул мине фотога төшерде. Фотографияләрне милли стильдә ясадык. Берничәсе арасыннан нәкъ менә шушысы финалга узды», - дип сөйләде ул.
Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаучылар мондый проектларның әһәмиятен аеруча ассызыкладылар.
- Төмән өлкәсе - Россия картасында 150дән артык милләт язмышы үрелеп, бергә яшәүче уникаль төбәк. Әлеге язмышларның кабатланмас мизгелләрен без бу фотокүргәзмәдә күрә алабыз. Бу - бары тик фоторәсемнәр генә түгел, ә безнең тормышыбызның милли һәм мәдәни күптөрлелеге эчендә катып калган мизгелләре, - дип билгеләп үтте Төмән креатив индустрияләр үстерү агентлыгы вәкиле Ирина Шнайдер.
Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казачество бүлеге башлыгы Эльмира Алиева исә күргәзмәнең тирәнрәк мәгънәсенә игътибарны юнәлтте:
- Бу фоторәсемнәргә карап, безне нәрсә берләштерүен ачык күрәбез: гаилә традицияләре, якыннарыбыз турында кайгырту, киләчәк буыннарны тәрбияләү. Нәкъ менә шушы гомуми кыйммәтләр безнең көчебезне тәшкил итә, - диде ул.
Президент мәдәни инициативалар фондының Төмән өлкәсендәге проект офисы җитәкчесе Елена Мхитарян фикеренчә, әлеге күргәзмә - төбәкнең мәдәни кодын саклауга кертелгән зур өлеш:
- Төмән өлкәсе халыкларының телләре дә, гореф-гадәтләре дә төрле. Ләкин барыбызга да шәфкатьлелек, кешелеклелек һәм үзара хөрмәт кебек олы сыйфатлар хас. Мин ышанам: янәшәбездә яшәүчеләр турында күбрәк белгән саен, бер-беребезне ныграк хөрмәт итәчәкбез һәм яратачакбыз.
Дзержинский урамында (32 нче йорт каршында) урнашкан экспозиция 13 августка кадәр эшләячәк. Аннары ул шәһәрнең башка мәйданчыкларына күчәчәк. 10-20 август көннәрендә «809» Креатив кластерында мобиль фотокүргәзмә ачылачак. Ноябрь аена кадәр проект шәһәрнең төрле локацияләрендә дәвам итәчәк. Тантаналы ябылу вакытында җиңүчеләргә бүләкләр, ә партнерларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Бәйгедә җиңү яулаган Земфира Хәмидуллина һәм София Казакова