Главная

Татар халкының мирасын өйрәнделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Күкрәнде тугызеллык мәктәбе каршында оештырылган җәйге лагерь программасы бай эчтәлекле һәм тыгыз булды. Чөнки лагерь үзенең эшен «Татар халкында кунакта» темасы буенча төзегән иде Һәм балалар тулысынча татар халкы мәдәнияте һәм традицияләренә «чумдылар». Мәсәлән, лагерьның икенче көнендә үк балалар өчен күпме кызыклы, файдалы чаралар үткәрелде. Көн иртәнге 9 сәгатьтә «Сәламәтлек - хәрәкәттә» проекты кысаларында уздырылган бию флешмобыннан башлады. Аннары «Милли костюмнар тарихын өйрәнү. Татар милли киеменең үзенчәлекләре»дигән танып белү чарасы узды. Чара барышында кызлар «Түбәтәй» мастер - классында катнаштылар. Алар бик шәп татар түбәтәйләре тектеләр.

Ә егетләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» спорт-экологик чарасында үзләренең физик яктан әзерлекләрен, көчләрен, осталыкларын күрсәтеп, яхшы кәеф, энергия алдылар.

32-71-26

Аннары авыл фельдшеры Мәрвар Моратова балалар белән энтеровирус инфекциясе (бизгәк һәм коелма чирләре) турында һәм аларны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде. Дәрес азагында йомгак ясап, балаларга белешмәләр өләште. Көнгә нәтиҗә ясап, балалар «Әпипә» татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Ахырда фотосессия узды. «Себер халкы» альбомы өчен менә дигән фотолар булдырылды.

Лагерьдан балалар ял итеп, яңа белемнәр белән дөньяга карашларын киңәйтеп, яхшы кәеф алып, вожатыйларга, тәрбиячеләргә, тәмле аш әзерләгән апаларга рәхмәтләрен белдереп таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума