Август 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Олы Юршак авылында Рәис Кинчин тырышлыгы белән мәчет территориясендә җимерелеп утырган Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган һәйкәл урынына яңаны утырттылар. 5 август көнне авыл халкы өлкә себертатар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән һәйкәл ачу тантанасын һәм сугышта үлгәннәр, авыл зиратында ятучылар рухына багышлап хәтем ашы уздырдылар. Көн кояшлы булды. Шул хәтле кунак килгәнен юршаклылар күптән хәтерләмиләр. Шуңа да һәркем савап алыр өчен һәр эштә катнашырга тырышты. Бәйрәм белән котлап Ворогушина авыл хакимияте башлыгы Александр Чернышев, автономия рәисе Фәүзия Марганова, Омск шәһәреннән килгән галимә Светлана Корусенко чыгыш ясадылар.
Һәйкәлне Рәис Кинчин белән Ильяс Апшенаков ачканнан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Аннары халыкны мәчет ишек алдында әзерләнгән мул өстәлләргә чакырдылар. Аштан соң кунаклар рәхәтләнеп концерт карадылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.