Казан Кремлендә “Түгәрәк уен” фольклор фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

33-1Бөтендөнья татар Конгрессының YI нчы корылтае Казан шәһәрендә узды. Съезд кысаларында “Түгәрәк уен” халыкара татар фольклоры фестивале дә үтте.

Төмәндә бәйгеләр вакытында кемнәр беренче урыннарны яулаган, шулар Казанга барып, корылтайда катнашып кайттылар. Алар: “Шытыр-шатыр”, (Г.Габдуллин, Төмән районы, Шыкча), “Пышны”, (Ч.Касыймов,Төмән районы, Муллаш), “Тамаша” (И.Бакиев, Ялутор районы, Аслана), “Саз” (Е.Әхмәтҗанова, музыкаль җитәкче Ә.Миннебаев, Түбән Тәүде районы, Саз) этнографик коллективлары.

Шушы дүрт фольклор ансамбльләрне җитәкләп, Казанга алып баручы, Төмән өлкәсе татар Конгрессының мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова, ул өлкә фольклорын җитәкләүче дә. Вәлимә ханым үтенече буенча, фестивальне оештыручылар “Пышны” ансамбле хатыннарына алты урын бирелде. Алар да ирләре белән такмаклар җырлап, биеп бергә катнашып кайттылар.

Вәлимә ханым белән очрашып, әлеге сәфәр турында әңгәмә кордык.

Вәлимә ханым, ничек йөреп кайттыгыз? – дигән сорауны бирмичә дә, аның йөзеннән үк дәртләнеп, илһамланып, ниндидер яңалыклар, илаһи көч алып кайтулары күренеп тора иде.

Фестиваль вакытында берничә интерактив мәйданнарда: уен-корал, вокал, гореф-гадәт, такмак, әйтем, кичке уеннар, биюләр һәм башкалары булдылар, - дип Вәлимә ханым сүзен башлады.

Уен-корал мәйданында бай, төрле татар дөньясындагы кораллар белән танышу, татар халкының төрле вокал җырларын ишетергә, шулай ук такмакларны аерым артистлардан, Россия күләме коллективларыннан һәм чит илнекеләрдән ишетү мөмкинлекләре тудырылган. Фестивальдә җырлап-биеп кенә калу түгел, төрле артистлар белән дә таныштык. Татарстанның кунакчыллыгын, төрле яктан сибелеп килгән делегатларны югары дәрәҗәдә каршы алуларын әйтеп бетергесез. Гомумән, Татарстан чәчәк ата. Елдан-ел бик матурлана һәм бөтендөнья татарларын берләштерүдә бик күп көч куя. Менә без дә үзебезне күрсәтәбез, бездән бүтәннәр ниндидер яңалыклар алып калалар. Безнекеләрне - “Шытыр-шатыр” һәм “Пышны” ансамбльләре җитәкчеләрен таныйлар, кочаклап күрешәләр, алардан хәл-әхвәл сорашып, фикер алышалар. Икенче көнне экскурсияләрдә йөрү безнең күңелләрдә яхшы тәэсир калдырды. Музейга кердек, шулай ук Кол-Шәриф мәчетенә сәяхәт ясадык. Кая гына барсак та, Казанның чисталыгына, пөхтәлегенә, матурлыгына таң калып йөрдек. Хәзер ул чын туристлар шәһәре. Күп театрлар, музейлар, концерт заллары ачылган.

“Казан” бию ансамбле башкаруында “Казан-хәзинәсе” тарихи-бию спектаклен карадык. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына мактаулы кунак буларак, махсус чакырылып, анда делегатлар белән танышып, ә элекке танышлар белән очрашу үзе бер искиткеч булды.

33-2- Вәлимә ханым, менә без, төмәнлеләр, Татарстандагы кебек читтән килгән кунакларны каршы ала алырбызмы?

Әлбәттә, 2009 елда Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивален Төмәндә уздырганда, безнең кунакчыллыкны әле дә хәтерлиләр, искә алалар.

5нче август көнне “Казан Кремле” дәүләт-тарихи архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы территориясендә фестиваль үткәрелде.

Шунда 800гә якын кеше булды. Фестивальдә Белоруссия, Литва, Польшадан коллективлар, шулай ук Россиянең 20 регионыннан 52 коллектив катнаштылар.

Вәлимә ханым, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә уңышлар сезгә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума