#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе

последние и лучшие новости искусства в мире

33-3Төзүчеләр көне уңаеннан Тубыл шәһәрендә яшәүче һәм "Тобольскстроймеханизация" акционерлар оешмасының генераль директоры урынбасары Рамил Галимҗан улы Вәлинуровка хезмәттәге казанышлары һәм озак еллар төзелеш оешмаларында намус белән эшләгәне өчен РФ Президенты Владимир Путинның карары буенча “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Рамил Вәлинуров 1982нче елны юллама буенча Тубылга килеп хезмәт юлын башлый.

Аның җитәкчелегендә шәһәребезнең социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалыклары, биналар, яңа күпфатирлы йортлар төзиләр. Шәһәрдә тормышның үзе кебек төзелеш эшләре дә тукталып тормый. Бүгенге көндә алар “ЗапСибНефтехим” зур масштаблы төзелеш эшләрендә дә катнашалар. Рамил Галимҗан улы: ”Мин хезмәт иткән оешмага 43 ел. Үзенең гомерен төзелешкә багышлаган генераль директорыбыз Владимир Майер җаваплы, һөнәрләрен яратып эшләгән команда, хезмәт коллективы белән җитәкчелек итә. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе - яңа калкып чыккан йортлар, биналар. Мактаулы исем – ул эшләгән бер чорга йомгак ясау. Безнең коллективта шатлыкларыбыз, уңышларыбыз уртак”, - дип сөйли.

Һөнәрнең нинди булуыннан тормый, ә аны яратып, күңелеңне биреп, аннан ләззәт табып эшләгәндә генә уңышлары күренә. Төзүчеләрнең чын осталарына һәрчак югары бәя бирелгән. Бу оешмада күп хезмәткәрләр мактаулы исемнәргә лаек булып Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр. Ә Рамил Галимҗан улы РФнең Төзүчеләр берлегенең “Төзелеш даны” күкрәк билгесе, Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән. Төзүченең шәхси тормышы да яраткан һөнәре белән үрелеп бара. Аның ике улы да югары белемле төзүчеләр. Гаиләсе, тормыш иптәше, оныклары өчен җан атып яши ул. Хөрмәтле якташыбызны югары бүләк алуы белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836