#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

“Тюменская марка” набирает обороты. Старт алуның беренче атнасында бизнесның төрле тармагыннан конкурста катнашырга 60 оешма гариза бирде. Быел 100ләгән компания көч сынашыр дип көтелә. “Төмән маркасы” җиңүчесе билгесен 2017 елдан 3 ел дәвамында кулланып булачак. Бу конкурста катнашкан компанияләрне Төмән өлкәсендә генә түгел, илебезнең башка регионнарында да танырга мөмкинлек бирәчәк. Төмән өлкәсе илебезнең башка регионнары арасында инвестиция җәлеп итү буенча лидерларның берсе булып санала.

* * *

В Червишево построят новый молочный комплекс. “Сургутнефтегаз” оешмасы ярдәм итәчәк. Эшчәнлекнең төп төре – сөт җитештерү. “Червишевский” совхозы производствоны киңәйтергә планлаштырган. Бүгенге көндә шушы оешмада 202 кеше эшли, баш акционеры – “Сургутнефтегаз” оешмасы. Бу роботлаштырылган ферма үз теләгең белән саву (добровольная) системасы белән җиһазланган. Аны симменталь токымындагы терлекләр тәшкил итә. Яңа сөт комплексы тәүлегенә 15 тонна чимал җитештерүгә планлаштырылган. Ул 2018 елның февралендә ачылачак. Губернатор Владимир Якушев предприятие территориясен карады, проектны хуплады. “ Регион һәм Төмән районы өчен бик кирәк, җирле халык өчен эш урыннары булачак, аграр сектор үсү өчен яңа импульс алачак”, - диде регион башлыгы.

* * *

Агрофирма “КРиММ” идет на рекорд. 2017 елда Упоровский районы кырларында суганның рекордлы уңышын көтәләр. Моңа туфракның төзелешен тамырдан яхшырту, үсемлекләрне тигезлек саклап тукландыру нәтиҗәсендә ирешелде. Хәзерге вакытта агрофирмада төсле кәбестә, редис, кыяр һәм башкасын җыялар.

* * *

Участницы женского мотопробега вернулись в Тюмень. Төмәннең 13 мотоциклчысы Төмәннән алып Мәскәүгәчә һәм кирегә әйләнеп биш меңнән артык чакрым юл йөреп кайтты. Мотоузышу 17 көн барды. Юлда хатын-кыз мотоциклчылар Екатеринбург һәм Түбән Новгород шәһәрләре янында ике байк-рок фестивальдә катнаштылар. Тәүлегенә 500-700 чакрым ара уздылар.

* * *

Следить за автобусами в Тобольске можно онлайн. Инде Тубылның транспорт предприятиесендә (ПАТП) мөһим автобусның хәзерге мизгелдә кайда булуын, тукталуын, хәрәкәт итүен белеп була. “Маршрутны эзләү” бүлегенә автобусларның хәрәкәт итүләренең барлык схемалары куелган. “Тукталышны эзләү” ярдәме белән кирәкле автобусның ничә минуттан килүен беләчәкбез.

* * *

Проект “Безопасные и качественные дороги” реализуют до 1 октября. Бүгенге көндә юлларны ремонтлауның өчтән бер өлеше эшләнгән: автоюлның 38 участогында эшләр тәмамланды, 229 объект әзерлекнең төрле дәрәҗәсендә тора. Каменка авылына керү юлы тәртипкә килде, язын ул авыр хәлдә иде. Төмән өлкәсендә 68,9% юл нормага туры килә.

* * *

Промышленный, а не торговый. Тулаем региональ продукт төзелешендә промышленность иң зур урынны ала. 2016 ел нәтиҗәсе буенча Төмән өлкәсендә тулаем региональ продуктның өчтән бер өлеше (31,5%) промышленность белән оешты. Соңгы 10 елда өлкәдә 35 зур һәм 100ләгән кече промышленность предприятиеләр ачылды. Инвестиция күләме күрсәткече буенча (кеше башына) регион лидерлар унлыгында тора.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836