#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Халкыбыз өчен хезмәт итәрбез!

последние и лучшие новости искусства в мире

33-31-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында фикер алыштык.

Чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Өлкәбезнең “Мирас”, “Төмән өлкәсенең татар яшьләре берлеге” һәм “Яшь буын” оешмаларыннан 18 кеше барды.

Форумның беренче көнендә яшьләр өчен Казанның татар урыннары буенча экскурсия оештырылды, округлар буенча эшлекле танышу үтте.

2 август көнне башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу бинасында 20ләп татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләрен үстерүгә, гомумән, татар милләтен саклауга юнәлдерелгән проектлардан торган “Проектлар аллеясе” тәкъдим ителде.

Актлар залында форумның ачылышы - пленар утырыш үтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бөтен дөньядан җыелган яшьләргә үгет-нәсихәт сүзләрен әйтте. В.Шәйхразиев “Яшь буын” оешмасының җитәкчесе Фәрид Кормановны «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән мактаулы исем белән бүләкләде.

Ф.Корманов июль аенда Яркәү районының Щетково авылы лагеренда өлкә яшьләре өчен беренче тапкыр татар яшьләре көннәре оештырды. Анда районнардан чакырылган иң активлар катнашалар. Алар өчен туган тел, татар тарихы, ислам нигезләре, татар театр сәнгате, вокал, хореография, массакүләм матбугат чаралары, халык кулланма сәнгате буенча мастер-класслар үтә. Программада төрле сәяхәтләр, очрашулар, күңел ачу чаралары була. Яшьләр бергәләшеп рухи баеп, бер-берсе белән танышып, киләчәккә планнар корып таралышалар.

Утырышта округларга бүленеп, проектлар сессиясендә катнаштык. Руфина Әмирова “Искер җыен” проектын тәкъдим итте.

«Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырылган кичә белән дәвам итте.

Әлеге чарада делегатлар татар биюенең күп кенә нечкәлекләренә төшенә алдылар. Татар яшьләренә үзенчәлекле мастер-классны Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары уздырды.

33-53нче август көнне форумның эшлекле программасы Универсиада авылында дискуссион мәйданчыкларда дәвам итте. Кызыксынуларыбызга карап төрле секцияләргә бүлендек: “Тел һәм милли мәгариф”, “Бизнес”, “Тарихи хәтер”, “Яңа мәдәният”, “Татарстанның яшь илчеләре”. Соңрак Совет һәм Россия астрофизигы, РФнең академиясе академигы, РФнең Дәүләт премиясе лауреаты Рәшид Сөнәев лекциясен тыңладык.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды. Делегатлар бертавыштан Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде. Шулай ук 50 кешедән торган Бөтендөнья татар яшьләре форумының Совет әгъзалары билгеләнде.

Шуннан соң яңгыратылган тәкъдимнәрне резолюциягә кертеп, бер атна эчендә эшләп бетерү шарты белән Форумның төп документы бертавыштан диярлек кабул ителде.

Кичен “Эрмитаж” концерт-холлында концерт һәм бию кичәсендә булдык. Якташыбыз Рузил Бикиняев матур итеп себер татар телендә рэп башкарды. Бик тә уңышлы килеп чыкты.

4нче август көнне Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карадык. Кичен Арчаның үзәк стадионында делегатлар катнашында “Арча кичләре” концертында катнаштык.

5нче август көнне “Черек күл” паркында заманча татар мәдәнияте фестивале — «Печән базары» узды. Әлеге бәйрәм VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының азагы иде. Фестивальдә төрле темаларга караган лекторийлар, сату почмаклары, фуд-кордлар бар иде. “Аша & Аралаш” милли аш-су, хореограф Нигина Низамиевадан “Бию for you” – татар биюләре буенча мастер-классларда катнаштык. Фестиваль концерт белән тәмамланды. Якташларыбыз да үзләренең проектлары белән катнаштылар. Остабикәләребезнең кул эшләре “Печән базары”н бизәп торды.

Вагай районы, Икенче Вагай авылы кызы Руфина Әмирова да үз фикерләре белән уртаклашты: “Бөтендөнья татар яшьләре форумында Искернең тарихи язмышы турында сөйләдем. Себер җиренең, Күчем ханның, Искернең тарихы халык күңеленә бик ошады. Себер татарлары язмышы, тарихи урыннар, туган телебез, гореф-гадәтләребез белән дә таныштырдым.

33-6Казан бик матур шәһәр икән, чиста, татар телендә җырлар яңгырый, тукталышларда татарча белдерүләр ишетелә, халкы ягымлы, сылу, кунакчыл икән.

Экскурсияләр дә булды, Болгар җиренә дә бардык. Г.Тукайның туган ягы - Арчада булдык, Сабан туен карадык. “Печән базары” фестивален дә бик матур оештырганнар. Яңа дуслар, танышлар таптым. Казан шәһәрен яратып кайттым. Мин үземнең Казан шәһәренә сәяхәтемә чын күңелемнән шатланам һәм форумны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм”.

Менә шулай Казаннан шатланып, күңел ачып, дәртләнеп һәм рухланып, яңа идеялар, уйлар, үзебезнең туган ягыбызда халкыбыз өчен хезмәт итәргә дигән планнар белән кайттык.

Азалия ГАБДРӘХИМОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836