#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области растет индекс промышленного производства. Төмән өлкәсендә 2018 елның беренче ярты еллыгы өчен социаль-экономик үсешкә нәтиҗә ясадылар. Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда промышленность җитештерү индексы 8,3%ка үскән.

2018 елның январь-июнь айларында Төмән өлкәсе социаль-экономик үсешендә уңай тенденцияләр саклана. Промышленность, авыл хуҗалыгы азык-төлеген җитештерүнең үсүе күзәтелә. Былтыргы бу вакыт белән чагыштырганда төзелеш тармагы күләме 33,9%ны тәшкил итте. Регион халкының саны 7,4 мең кешегә артты. Реаль эш хакы үсүе шартында (2017 елның ярты еллыгы белән чагыштырганда 8%) ваклап сатыла торган тауарның әйләнеше һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтүнең күләме үсте. Өлкә үсешенең динамик темпын саклау – мөһим мәсьәлә, дип әйтеп киткән иде вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын үтәүче Александр Моор. “Әгәр алга киткән икътисад булса, яңа оешмалар, хезмәт урыннары, налоглар, керем барлыкка киләчәген, социаль тармакны, инфраструктураны үстерергә мөмкинлек булачагын һәркем аңлый,” – дип ассызыклап үтте Александр Моор.

* * *

Тюменская область поможет местным производителям продуктов питания открыть магазины на Ямале и в Югре. Төмән продукциясен алга этәрү өчен региональ хөкүмәт җирле азык-төлек тауары җитештерүчеләргә Ямал һәм Юграга продукция җибәргәндә, төньяк автоном округларында фирмалы кибетләр оештыруда транспорт чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Ямал һәм Юграда Төмән продукциясен алга этәрү буенча махсус төзелешләр салыначак. Моның турында вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы Александр Моор әйтте. “Без азык-төлек куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлекне, Ямал һәм Юграга җибәрелә торган Төмән азык-төлек продукциясенең ассортиментын, күләмен үстерүдә системалы рәвештә һәм максатчанлык белән эшләячәкбез. Бу безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Шундый шартлар куелачак – челтәрле супермаркетлардагы бердәй азык-төлеккә караганда Төмән тауарларына бәя берничә түбән булырга тиеш,” – дип ассызыклады Александр Моор. “Төмәннекен сатып алабыз!” азык-төлек ярминкәсе Ямал-Ненец автоном округында 24 августта башлана. Шушы ярминкә Ямал һәм Юграда популяр. Соңгы елларда Ямалда 76 ярминкә узды, аларда 900 тонна азык-төлек реальләштерелде. “Тубыл шәһәре сөт заводы”ның, “Золотые луга” Төмән оешмасының сөт продукцияләрен һәм башкасын төньяклылар яратып ала.

* * *

Тюменская область внесла свои предложения по реализации нацпроекта. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты турында стратегик үсү һәм милли проект буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында карадылар. Милли проектның паспортын тикшерүдә иң зур күләмдә торак метр кертелгән регионнар катнашты. Алар исәбендә проектның барлык юнәлешләрен реальләштерү буенча үзенең тәкъдимен алдан җибәргән Төмән өлкәсе дә бар. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысасында 4 федераль проектны гамәлгә ашыру көтелә. Алар “Ипотека”, “Торак”, “Шәһәр мохите, “Аварияле фондны күчерү” төп юнәлешләрне үз эчләренә алалар.

“Барлык юнәлешләр буенча җитди эшләр алып барырга көтелә. Бүгенге көндә милли проект буенча эшләрнең мөһим этабының берсе тәмамланды. Киләчәктә федераль милли проектының һәм региональ паспортның паспортын булдыру өчен РФ субъектлары белән берләшеп эшләячәкбез”, – дип сөйләде Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836