#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районында мөбарәк бәйрәм үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

33-1Индрәйдә гает намазы

11 августта өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Корбан гаете намазын Төмән районының Индрәй авылында үткәрде. Иртән үк Муллаш авылы мәчетендә Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов вәгазь сөйләп, җәмәгать белән намаз кылып, индрәйлеләр янына да килеп өлгерде. Индрәйнең яңа мәчете мөселман кардәшләр белән шыгрым тулы иде. Аларны өлкә губернаторы исеменнән - милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Шевелев, өлкә Думасы исеменнән депутат Фоат Сәйфетдинов бәйрәм белән тәбрикләргә килгәннәр.

Район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин да җылы сүзләрен әйтте. Чыгышларда өлкәбезнең 14 августта үтәчәк 75 еллык юбилее уңаеннан котлаулар да яңгырады. Тиздән булачак сайлауларда уйлап, лаеклы кандидатны сайларга кирәклегенә басым ясалды.33-2 Әлеге матур мәчеткә йөрүчеләр саны артсын, балалар да лаеклы үссеннәр, өлкәбез, илебез күге тыныч булсын, дип теләделәр. Зиннәт хәзрәт төрле өлкәләрдән дә күп котлаулар килүен хәбәр итте, үз исеменнән тәбрикнамәне әйтеп китте. Шулай ук монда Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм думасы рәисе Рөстәм Арипов та бар иде.

Зиннәт хәзрәт Корбан бәйрәменең тарихы, аңа кагылышлы тәртипләр белән таныштырды. Намаз укылды. Аннары бергәләшеп Муллаш авылына район күләмендәге Корбан бәйрәменә юл алдылар.

Муллашта Корбан бәйрәме

Төмән районында ел саен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел Корбан бәйрәмен уздыру бәхете Муллаш авылы хакимиятенә эләкте. 33-8Ә муллашлылар үзләре кунакларны лаеклы каршы алу өчен атна буе йөгергәннәрдер. Бу көнне дә иртәнге алтыда спорткомплекс янында 12 казан тирәсендә эш башланган иде инде. Тырыш апалар 250 кеше сыярлык өстәлләрне төрле татар халык ашлары, тәм-том белән тутырып та куйганнар.

Ул арада тирә-як авыллардан кунаклар да җыела башладылар. Аларга махсус йомшак келәмле футбол мәйданчыгында матур итеп сәхнә бизәлгән, уңайлы урындыклар тезелгән. Бәйрәмне гамәлгә куючы Төмән районы хакимияте һәм оештыручылар - район татар милли-мәдәни автономиясе белән мәдәният идәрәсе бик ныклап әзерләнгәннәр. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

33-9Авыл имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов белән якшәмбе мәктәбенә йөрүче яшь бала Мөхәммәт Абускаев Коръән аятьләре белән бәйрәмгә фатиха бирделәр. Аннары район сәнгать осталары чыгышлары белән чиратлашып котлаулар башланды. Беренче З.Садыйков, А.Шевелев, И.Юсупов сәхнәгә чакырылдылар. Алар артыннан өлкә Думасы депутатлары – Александр Крупин, Ф.Сәйфетдинов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин, А.Алтынгузин чыктылар. Изге бәйрәмгә һава торышының да әзерләнүен, кояшның матур елмаюын әйтеп үттеләр. Төрле өлкәләрдә тырышып хезмәт итүче муллашлыларга өлкә милләтләр эшләре комитеты, район думасы, өлкә татар автономиясе Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Район татар автономиясе исеменнән Альберт Мөхәммәтгали улы Корбан бәйрәме концертын әзерләүдә күп көч түккән “Юность”, “Вернисаж”, “Родонит” мәдәният һәм ял үзәкләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кичкә кадәр бу үзәкләрнең үзешчәннәре мөнәҗәт, бәет, татар халык җырлары, гармун тавышлары белән сөендереп, зур программа тәкъдим иттеләр. 33-7Алып баручылар – Зөлфинә Миннебаева һәм Изил Хәлиуллин ике телдә вазифаларын башкардылар.

Төшкә кадәр авылның уңганнары 4 казан аш һәм 3 казан пылауны әзерләп өлгергәннәр иде. Кунаклар концерттан аерылып торып, спорткомлекска Корбан сыен авыз итәргә керделәр. Бу көнне җитез, тырыш муллашлылар 500ләгән кешене тукландырып, үзләренә савап алдылар.

Төмән районының татар автономиясе советы җитәкчесе А.Алтынгузин Муллаш халкына һәм мөселман оешмасына зур чараны оештыруда һәм үткәрүдә төрле яктан ярдәм күрсәтүләре өчен чиксез рәхмәтен белдерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836