Юбилей хөрмәтенә бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

33-14Төмән районының Индрәй поселогында яшәүчеләр Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган күркәм бәйрәмгә җыелдылар. Ул спорт мәйданчыгында үтте. Кояшлы җылы көн дә уңай туры килде.

Чара, гадәттәгечә, котлаулардан башланды. Поселок үсешендә үз эзен калдырган, әле күптән түгел генә гармунчылар һәм гитарачылар ансамбльләрен кораллар белән тәэмин иткән өлкә Думасы депутаты Николай Токарчук, мондагы һәр бәйрәмдә катнашып килгән район хакимиятенең мәдәният идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузин, төп оештыручы Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин индрәйлеләрне җылы тәбрикләделәр. 50 ел бергә гомер иткән Хәсәнәвлар һәм өлкә белән бер көндә туган Суфия Яхина бүләкләр дә кабул иттеләр. Актив яшьләр, спортчылар да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

33-15Аннары төрле бәйгеләр, илебездә танылган “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе Гаяз Габдуллин), “Дуслык” халык хоры (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров), авылның сәләтле балалары катнашында шәп концерт булды. Сату рәтләре эшләде, балаларга күңел ачу чаралары да бар иде.

Соңыннан лотерея уйнатылып, күпләр призлар да оттылар.

Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума