#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар дөньясында кайнап яши

последние и лучшие новости искусства в мире

33-1Тубыл шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Әбделмән кызы Юнусовага шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Рәхмәт хаты тапшырды. Шунысы да мөһим – 15 августта Айсылу ханым үзенең күркәм юбилеен каршылый.

Иҗтимагый юнәлештә башкарган хезмәте һәм уңышлары аның шактый.

“Ак калфак” оешмасы үзенең эшен 2019 нчы елның август аенда игелекле гамәлләр белән башлап җибәрде. Бер елда балалар өчен “Бавырсак бәйрәме”, “Чыршы бәйрәме”, шәһәр халкы өчен “Бишек җырлары”, РФнең атказанган табибы Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе, ветеран укытучыларга игьтибар күрсәтү, милли чараларда катнашулар оештырылды.

Айсылу Әбделмән кызы өлкәбездә яраткан газетабыз “Яңарыш”ка яздыру кампаниясендә актив катнаша. Ул: “Без бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә тиешбез. Өлкәбездә милли иҗтимагый оешмалар күп. “Яңарыш” халкыбызның мәдәни, дини яңалыкларын яктырткан, хәбәрләрне укучыларына вакытында җиткереп торган һәм 30 еллыгын каршы алырга әзерләнгән газетабыз. Һәр иҗтимагый оешмада эшләүчеләр газетаны үзләренә яздырырга, яздыруда ярдәм итәргә тиешләр.

Игелекле эшләр, ярдәм кулын сузу тормышыбызга нур һәм ямь өсти. “Ак калфак” оешмасы Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, балалар һәм яшүсмерләр соцприюты җитәкчесе Татьяна Левина һәм аларның хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Уртак хезмәтебез алда да нәтиҗәле булсын. Алла боерса, киләчәктә балалар өчен кызыклы, файдалы, мавыктыргыч чаралар оештырырбыз. Безнең төп максатыбыз - татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, барлау, яшь буынга тапшыру. Милли ашлар, милли орнаментлар, милли киемнәр, татар гаилә традицияләре, милли, дини бәйрәмнәр темаларына багышлап чаралар үткәрергә уйлыйбыз. Яңа планнар, проектлар бар. Планнарыбызны үтәп чыгарга коронавирус комачауламасын, авырулар үтеп китсен иде. Бу игелекле эшләрне башкаруда ярдәмчеләр, катнашучылар күп булыр дип ышанам. Игелек - ул беркайчан да тузмый торган хәзинә бит”, - дип сөйләде Айсылу Әбделмән кызы. Мондый милләтпәрвәр җитәкчеләр белән теләсә нинди хыялларны тормышка ашырып булыр. Себер-татар мәдәният үзәге эшли башлаган еллардан Айсылу ханым буш вакытларында татар дөньясында кайный. Милли бәйрәмнәрдә моңлы татар җырлар башкарып тамашачыларын сөендерә, теле-радио тапшыруларда катнаша. Ул татар мәдәниятенең үсешенә, халыкара дуслыкны ныгытуда керткән өлеше өчен милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Хезмәт юлында суд приставы – башкаручы булып эшли, майор дәрәҗәсен алып, Мактау кәгазьләре, медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Шәхси тормышы турында: ”65 яшемне хезмәтемнең, тормышымның нәтиҗәсенә сөенеп каршылыйм. Якыннарымны хөрмәтләп, туганлык җепләрен өзмичә яшимен. Минем бәхетем, шатлыгым, терәгем - улым, киленем, оныкларым. Алар дин юлында. Әни кеше өчен бу зур сөенеч, горурлык”, – дип сөйләде.

Таләпчән, гадел, иҗтимагый юнәлештә милләт җанлы, җаваплы, эшенең остасы булган Айсылу Әбделмән кызын шатлыклы вакыйгалары белән котлап, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836