Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области получить высшее образование в сфере АПК можно по 28 направлениям. 17 бакалавриат һәм белгечлек (специалитет), 11 магистратура программалары тәкъдим ителә. Аларны Төньяк Урал дәүләт аграр университеты гамәлгә ашыра. Бу югары уку йорты Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагына тапшырылган 11 мәгариф оешмасының берсе буларак санала.

* * *

Из Сургута в Тобольск запустят элитный теплоход. 2023 елда Ямал, Югра һәм Төмән өлкәсе арасында элиталы теплоход эшли башлаячак. Беренче рейс киләсе елның 23 маенда Сургут-Салехард-Ханты-Мансийск-Тубыл маршруты буенча барачак. Навигация 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Судно Сургуттан Тубыл шәһәренә 5 круиз һәм кире якка 5 круиз кылачак.

* * *

Упоровские аграрии обеспечивают продовольственную безопасность области и страны. Төмән өлкәсе басуларында эшнең иң кызган вакыты. Бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, салат – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җирле сәүдә челтәренә һәм социаль өлкә объектларына – белем бирү учреждениеләренә, балалар бакчаларына, мәктәп каршындагы лагерьларга гына түгел, ә өлкәара һәм хәтта чит ил базарларына да китерәләр. Мәсәлән, «КРиММ» агрофирмасында иртә бәрәңге уңышы быел гектардан 40 тоннага якын булды. Хуҗалык хәзерге көндә тәүлегенә 300 тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә сата. Көзге чорда бу күрсәткеч мең тоннадан артып китә.

* * *

В Тюменском районе откроется крупнейший этнопарк в Зауралье и Сибири. Төмән районының Черная речка авылында Урал артында һәм Себердә иң зур масштаблы ачык һавада «Юрибей» дигән этнографик парк-музей ачылачак. Парк-музейның икенче чиратында өч этноавыл – себер татарлары, рус ишегаллары, Украина «хуторы» төзелеше планлаштырылган.

* * *

В Тюменской области идет заготовка сена. Мәсәлән, Сорокино районында иҗтимагый хуҗалыклар сенаж буенча планны 67,9% ка үтәделәр. Шәхси хуҗалыклар акрынрак эшли – аларда печән әзерләү планы 67,4% ка төгәлләнгән. «Пинигинское» һәм «Сөннәт Әхмәтов» хуҗалыкларында печән әзерләү буенча билгеләнгән планнарны 100 % үтәделәр.

* * *

В Тюменской области 3500 камер следят за безопасностью граждан. Видеокүзәтү камералары кешеләр күпләп җыела торган җәмәгать урыннарында һәм торак йортларның ишегалларында тәүлек буе эшли. HD – сыйфатындагы сурәтләр Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүматларны эшкәртү үзәгенең югары тизлекле элемтә каналы буенча тапшырыла.

* * *

Тюменская тюрма попала в рейтинг необычных музеев. Тубыл төрмә «замогы» - элекке каторга-зиндан, ә хәзер Тубыл Кремле янында урнашкан музей, илнең иң гадәти булмаган музейлары рейтингына кергән. Ул өченче урында тора.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума