Материалы

Индрәйдә дә бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

34-3Үткән атнада өлкәбезнең төрле төбәкләрендә аның 75 еллык юбилее хөрмәтенә күп төрле чаралар үтте. Төмән районының Индрәй хакимияте дә халкы өчен матур бәйрәм оештырырга карар кылган.

Шул хөрмәткә илебездә танылган “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе Гаяз Габдуллин), “Дуслык” халык хоры (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров) да чакырылган иде.

Спорткомлекс янындагы территориядә бәйрәмчә бизәлгән сәхнә алдына эскәмияләр тезелгән, анда өлкәбез үсешендә зур өлеш керткән өлкәннәр урын алганнар. Арттарак интерактив, сату, спорт, балалар өчен мәйданчыклар, күргәзмәләр урнашкан. Ә китапхәнәче Гөлнара Исмәгыйлова өлкә тарихына кагылышлы китаплар буенча «Кычкырып уку» акциясен үткәрә.

Бәйрәмне алып баручы Руфина Бухарина: “Төмән өлкәсенең туган көне - бу зур территориядә яшәүчеләр өчен уртак бәйрәм. Шуны да билгеләп үтми мөмкин түгел – бу еллар дәвамында безнең Индрәй поселогында яшәүчеләр дә район һәм өлкә хезмәт елъязмасына лаеклы сәхифәләр язды. Поселогыбызда зур үзгәрешләр булды. Монда үзләренең кече Ватаннарын кадерләп саклаган һәм тырышып хезмәт иткән кешеләрнең өлеше зур”, - дип ачып җибәрде. Котлау өчен сәхнәгә өлкә Думасы депутаты Николай Токарчукны (аның спорт һәм мәдәният үсеше өчен матди яктан ярдәм итүе билгеләп үтелде), район хакимиятенең мәдәният идарәсе баш белгече Альберт Алтынгузинны, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллинны чакырды. Җылы тәбрикләүләрдән соң, Николай Анатольевич 50 ел бергә гомер иткән Равиза һәм Калмәкмәт Хәсәновларга губернаторның Рәхмәт хатын, махсус билге һәм бүләк тапшырды. Ә Альберт Мөхәммәтгали улы өлкәнең яшьтәше Суфия Яхинаны тәбрикләде. Раил Нургали улы поселок үсешендә актив катнашкан яшь буынга, спортчыларга хакимиятнең Рәхмәт хатларын җиткерде, соңыннанрак турникта тартылу һәм гер күтәрү ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Ул арада Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән һәркем районның татарлар күпләп яшәүче хакимиятләре урнашкан картаны төрле төсләргә буяп, “Төмән өлкәсенә - 75” дип язылган беләзек тагып лотерея уенында катнашу мөмкинлегенә ия була ала иде.

Гер күтәрү мастер-классыннан соң, ярышлар да башланды. Өлкә Думасы депутаты түләүсез уйнау җаен тапкан батутта сикереп рәхәтләнде сабыйлар.

“Шытыр-шатыр”ның, “Дуслык”ның иң матур җырлары күңелләрне иркәләде, авыл мәдәният йортының «Айсылу», «Бәхет», «Экспромт» бию коллективлары (җитәкчеләре Алсу Яхина), «Индрәй» вокал-инструменталь, «Яшь гармун» гармунчылар, «Мелодия» гитарачылар ансамбльләре (Илгиз Ихсанов), «Саф хисләр», «Ләйсән» вокал төркемнәре, Луиза Алеева (Хөршидә Корманова) соклану, шатлык хисләре белән баеттылар. Нинди күркәм, сәләтле, тырыш балалар яши Индрәйдә!  

“Индрәй, бие!” флешмобы сәхнә янына төрле яшьтәге тамашачыны җыйды. Хореограф Алсу Яхина үткәргән әлеге чарада рәхәтләнеп биеделәр. Аннары лотерея уены башланды, анда автомәктәптә уку, интернет кертү, юрист ярдәменә сертификатлар һәм башка бүләкләр индрәйлеләрдә бәйрәм рухын тагын да арттырдылар. Авылны яңгыраткан күңелле тавышлар дискотека музыкасы белән дәвам итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума