Материалы

Төмән өлкәсе юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

34-2Төмән өлкәсе оешуының 75 еллык юбилеен киң колач белән зурдан уздырдылар. Һава торышы шушы ике көндә искиткеч ямьле утырды: кояш кыздырды, болыт әсәре күренмәде. 16 августта Төмәннең В.И.Муравленко исемендәге «Нефтяник» мәдәният йортында “Олы кешеләр җире” исемле юбилейга багышланган тантаналы чара үткәрелде. Гашыйклар күпере янында “Барбекю фест” һәм спортның экстремаль төре фестивальләре старт алды. Бәйрәм программасы Төмән симфоник оркестрының чыгышы һәм DJ Groove дискотекасы белән тәмамланды.

17 августта Төмәннең 400 еллыгы мәйданында шулай ук “Олы кешеләр җире” исемле бәйрәм уздырылды. Ике рәт палаткалар тезелеп киткән. Аларның һәрберсе янәшәсендә волонтерлар балалар өчен уеннар, мастер-класслар, бәйгеләр оештырдылар. Болардан ерак түгел Төмән районы, Ямбай музее чатырда себер татарлары тарихын чагылдырган экспонатлардан күргәзмә төзегән. Экскурсовод сөйли, шул ук вакытта Төмән өлкәсе тарихы турында викторина да уздыра. Кешеләр бик теләп катнаштылар, үзләрен сынадылар.

34-1Гастрономик мәйдан 4 тематик зонага бүленде: “Нефтьле Себер”, “Кунакчыл Себер”, “Татлы Себер”, “Балачак территориясе”. Аларда 20дән артык гомуми туклану нокталары халыкка хезмәт күрсәтте. Өлкә массакүләм матбугат чаралары күргәзмәсе эшләде, алар арасында “Яңарыш” өлкә татар газетасы да лаеклы урын алды. Спортка багышланган мәйданда төрле елларда Олимпия уеннарында, чемпионатларда казанышларга ирешкән төмәнлеләрнең кубоклары, дипломнары, медальләре, фоторәсемнәре пыяла эченә куелган күргәзмәләр төзелгән. Үсмерләр, сабыйлар өчен төрле ярышлар, бәйгеләр оештырылды. Теләкләре булганнар “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативын тапшырдылар.

Сәламәтлекне саклау палаткасы эшләде, анда белгечләр пациентларның кан басымын, авырлыгын, буен үлчәделәр. Сувенирлар ярминкәсендә, мәсәлән, юкәдән үрелгән зур чабатага карап шаккатырлык иде. Аны кеше ничек киеп йөргән, дигән уйга калдырды.

Мәйданда гаять зур уникаль сәхнә комплексы ясалган. Ул 30-40 метрны биләгән. Яктылык, язу белән 18 метрлы күпер куелган, ул сәхнәнең башында, әйтерсең, һавада эленеп тора. Сәхнәнең янәшәләренә өч экран монтажланган. Мәйданның һәр ягыннан сәхнәдә ни барганы күренә.

34-8Бәйрәмне тантаналы рәвештә сәхнәдә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор ачты. Ул халыкны шушы олы вакыйга белән котлады. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, романтик-комсомолларга, хәзерге яшьләргә хөрмәтен белдерде. Төмән өлкәсе, Урал федераль округының иң яхшы коллективлары, Россия эстрадасы йолдызлары – “Рус җыры” Мәскәү дәүләт фольклор музыка театры, Надежда Бабкина, Ренат Ибраһимов, “Турецкий хор”ы чыгыш ясадылар. Шуның кадәр кешенең энергетикасы белән кәефен күтәргән, күңелләрне дулкынландырган Надежда Бабкина төмәнлеләрне чын күңелдән котлады, җылы сүзләр әйтте. “Элекке еллар белән чагыштырганда, Төмән күпкә яхшы якка үзгәргән. Кешеләрнең киенешләре дә, үзләрен тотышлары да башка. Шәһәрегез нинди бай, төзек, чиста. Медицина өлкәсендә алга китеш зур, регионда демографияне күтәрү өчен хатын-кызлар күбрәк бала тапсыннар. Без бердәм, оешкан халык, шул вакытта без көчле. Җир үзенең тырыш, хезмәт яратучы кешеләре белән күркәм. Сез, себерлеләр, хезмәттә һәрьяклап алгы сафта, үзегезнең туган ягыгызны күтәрәсез, аны ихлас күңелдән яратасыз, горурланасыз. Гомер кыска, тиз генә үтә дә китә. Аның кадерен белеп, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшик, дуслар!” – дип сөйләде Россиянең халык артисты. Төмән шәһәре хакимият башлыгы Руслан Кухарук халыкны зур юбилей белән котлады, Надежда Бабкинага шәп концерт   бүләк иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

34-10РСФСРның халык артисты милләттәшебез Ренат Ибраһимовны халык зур алкышлар белән каршы алды. Җырчы СССР заманында популяр булган элекке җырларны башкарды. Кайберләре яңгыраганда өлкән яшьтәге ирләр-хатыннар уртага чыгып вальс әйләнделәр. Ренат Ислам улының татарча “Әдрән диңгез”, “Себер ягы” һәм башка җырларын ишеттек. Төмән филармониясе солисты Мансур Кәбиров та сынатмады, моңлы тавышы белән берничә җыр бүләк итте. Балалар өчен “Алиса һәм аның дуслары” исемле сәхнәләштерелгән әкият куелды. Клоуннар сәхнә янындагы сабыйларга төрле формада, төстә шарлар тараттылар һәм башкасы. Алып баручылар тарафыннан Төмән өлкәсе тарихы, бүгенгесе, яшәгән кешеләренең казанышлары турында күп сүзләр яңгырады. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да чын күңелдән ял иттеләр, бәйрәм өчен өлкә хакимиятенә рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума