#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Якушев: кольцевая дорога сделает жизнь тюменцев более комфортной. Төмән боҗра автоюлының (ТКАД) соңгы өлеше - Ялутор трактыннан алып Төмәннең Монтажников урамынача сузылган участогының тантаналы ачылышында Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев катнашты. “Бу проектны 2003 елда Сергей Собянин реальләштерә башлады, мин Төмән өлкәсе губернаторы булганымда дәвам иттем, Александр Моор тәмамлады. Урау юл – Төмән өлкәсендә җитәкчелекнең дәвамчанлыгы (преемственность) күрсәткече. Боҗра автоюлының озынлыгы 55 чакрым, аңа 4 федераль автоюл тоташкан, 29 транспорт чишелеше, юлүткәргеч, күперләр, җәяүлеләр кичүе керә”, – дип сөйләде В.Якушев.

* * *

К уборке урожая приступили 19 районов Тюменской области. 100гә якын авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле һәм кузаклы культураларны ура башладылар. Уңыш – гектардан 26,1 центнер. 3 районнан 11 хуҗалык бәрәңге ала. Уңыш – гектардан 321 центнер. 8 авыл хуҗалыгы 81 гектар мәйданнан 3400 тонна яшелчә алды, уңыш – гектардан 429 центнер.

* * *

Тринадцать агростартапов получат господдержку в Тюменской области в 2019 году. Регионда фермер хуҗалыкларны үстерү һәм оештыру буенча проектлар тәкъдим ителде. Дәүләт ярдәмен “Кече һәм урта эшкуарлык” һәм “Индивидуаль эшмәкәрлек инициативасы» милли проекты кысасында күрсәтәчәкләр. Үзләренең бизнес - проектларын 26 башлап җибәрүче һәм тәҗрибәле фермер яклады. Мөһим булган таләпләрне үтәгән эшмәкәрләр 4 миллион сумгача грант акча алырга мөмкин. Бизнес-проектларның күпчелеге ит һәм сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлтелгән.

* * *

“Газель”- хорошо, а “Форд” – лучше. Төмән, Ишим, Тубыл шәһәрләре, Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү, Казанский районнары ашыгыч ярдәм станцияләре карамагына 18 яңа автомобиль кайтты. Регион губернаторы А.Моор машина экипажларына 16 “Газель” һәм 2 “Форд” машиналары ачкычларын тапшырды. Өлкә автопаркы “Сәламәтлекне саклау” милли проектын реальләштерү кысасында яңартылды. Реанимобиль “Форд”ның берсен Төмәннең 1 нче ярдәмче станциясе бригадасына бирделәр.

* * *

Александр Моор побывал на школьном огороде в Омутинском. Мәктәп бакчалары – киләчәк буынны хезмәт белән тәрбияләүнең эффектлы формасы. Омутинка районына баргач, губернатор мәктәп бакчасында эшләүче 2 нче Омутинка урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Балалар укытучылар җитәкчелегендә ачык туфракта бәрәңге, кишер, ташкабак һәм башка культураларны үстерәләр. Теплицада кыяр, помидор өлгергән. Сертификация үткәннән соң уңышны мәктәп ашханәсенә тапшырачаклар. Укучылар үз хезмәтләре нәтиҗәсенә сөенәләр. Омутинканың 2 нче мәктәбе яшелчәләр үстерүгә, ә беренче уку учреждениесе чия үрчетүгә махсуслаштырылган. Бу мәктәпләр Төмәндәге Төньяк Урал арты дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек итә.

* * *

Тюменцы очистили берег озера Андреевского от мусора. Төмән халкы һәм чүпне алып китү буенча региональ оператор-компаниясе вәкилләре Индрәй күле ярларын чүптән арындырдылар. Барлыгы 1 тонна шешә савыт, пакет һәм башкасы җыелды. Ел башыннан регионда 435 чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр оештырылды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836