#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветеран укытучыга - 95 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

34-1Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Сара Каюм кызы Мәмәтованы 95 яше - күркәм гомер бәйрәме белән шәһәр хакимияте вәкилләре, 15 нче мәктәп укытучылары, укучылары һәм якыннары котладылар. Сара апа бик тә сөенеп каршы алды. Элеонора Мәхмүтова Сара апа 15 нче мәктәптә эшләгән елларда укыган, пединститутны тәмамлап, остазы белән туган мәктәбендә эшли дә башлаган. Гомере буе укучыларына үрнәк булган, сабыр, җыйнак, татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучыны укучылары яхшы хәтерлиләр. Бу көн укытучыны күп укучылары бәйрәме белән котлап сәламәтлек теләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Татар теленә мәхәббәт уяткан, укучыларын илһамландырып дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч алып барган, кече күңелле, олы йөрәкле Сара Каюм кызының хатирәләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез:

- Минем әтием Төмән шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында комендант булып эшләгән. Аннары аны Яркәү районында авыл хуҗалыгын күтәрүдә ярдәм итәргә Карбан авыл советы рәисе итеп җибәрәләр. Соңрак җирле шпалзаводына директор итеп билгелиләр. Бу авылда мин 7 классны тәмамлап, Тубыл татар педучилищесына укырга киттем. Укытучы булырга хыялым зур булганга күрә, белемемне В.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында дәвам иттем. 1944 елларны уку, яшәү шартлары җиңел булмаса да, без тырыштык. Мин университетта укыган елларда баскетбол командасында уйнадым. Университетны уңышлы тәмамлап, юллама буенча Куйбышев шәһәрендә (хәзер Самара) педучилищега эшкә урнаштым. 1950 нче елны Төмән өлкә халык мәгарифе бүлеге чакыруы буенча Тубыл татар педучилищесында эшли башладым. Бер елдан соң мине уку бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Эшләгән дәверемдә Мәскәүдә һөнәри белем күтәрү курсларын тәмамладым. Кызганычка, 1955 нче елны татар педучилищесын ябып, татар бүлеген ачтылар. Бер елдан соң татар бүлеге дә ябылды. Мин шәһәрнең 15 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Берьюлы ике уку йортында: рус теле кафедрасында һәм 15 нче мәктәптә хезмәт итәргә туры килде. 16 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан елларым онытылмый. Дәресләрдән тыш драма түгәрәген алып бардым. Спектакльләр белән шәһәр театрында чыгыш ясый идек. Укытучылар, укучылар актив булдылар, татар телен һәм әдәбиятын яратып укыдылар. 1993 нче елны мәктәп каршында музей ачтык. Монда фото һәм документлар тупладык, мәктәп тарихын җыйдык, экспозицияләр эшли башлады. 1980 нче елда лаеклы ялга чыксам да, шәһәр мәгариф комитеты мөдиренең секретаре булып өч ел эшләдем, - дип сөйләде ветеран укытучы.

Сара Каюм кызы Мәмәтова ышанычлы тылы булганга канатланып, уңышларга ирешеп эшли. Ул тормыш иптәше, коллегасы Наил Зәйнулла улы Мәмәтов белән бербөтен булып матур гомер юлын уза, ике кыз үстерәләр, югары белем бирәләр. Мәмәтовлар күп еллар “Милләтләр кроссы”, “Россиянең чаңгы юллары” һәм шәһәр күләмендә узган башка спорт ярышларында катнашып медальләр, грамоталар белән бүләкләнәләр. Наил абый вафат булганнан соң, Сара апа кадер-хөрмәттә кызы Диләрәнең тәрбиясендә яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836