#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: важно, чтобы ношение маски в общественных местах стало нашей общей культурой. «Төмән өлкәсенең оператив штабында битлек режимын үтәмәүчеләргә җәза бирү бурычы юк, битлекне кию безнең уртак культурабызга әйләнергә тиеш. Хокук бозучыларга карата юридик затлар белән дә, гражданнар белән дә ныклы эш итәргә кирәк, әмма битлекне кию – беренче чиратта аңлылык мәсьәләсе. Күп нәрсә безнең үзаң дәрәҗәсенә, үз сәламәтлегеңә һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә бәйле. Һәрвакыт, кызганычка каршы, җавапсыз кешеләр табылыр һәм алар белән эшләргә кирәк», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

В Тюмени обсудят перспективы развития сельского туризма. 21 августта Төмәндә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү милли проекты кысаларында авыл туризмы буенча “Авылга да, шәһәргә дә” дигән онлайн-форум узачак. Чара авыл эшкуарлыгы елы кысасында үткәрелә. Анда Россия, Белоруссия, Сербия, Грузия һәм башка авыл туризмын уңышлы үстерүче тармак вәкилләре катнашачак.

* * *

Александр Моор: численность населения Тюменской области ежегодно растет. “Өлкәдә халык саны 1 540 000 кешегә җитте һәм ел саен арта бара. Бу регионда яхшы социаль-икътисади климат турында сөйли”, - дип белдерде губернатор. Шулай ук регион башлыгы төрле икътисади күрсәткечләргә игътибар итте һәм өлкә бюджетының торышын бәяләде. Өлкәнең промышленность җитештерү индексы бүгенге көндә илдә иң югары һәм 128,6 % тәшкил итә.

* * *

Благодаря ЭКО в Тюменской области родилось более трех тысяч детей. Төмән өлкәсендә 2020 елда 11 мең 500 ЭКО (экстракорпораль аталандыру) процедурасын үткәрү планлаштырыла. Бу 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Өлкәдә программа 14 ел эшли. Бу вакыт эчендә 10 меңнән артык гаилә пары ярдәм алды. 2 мең 890 гаиләдә 3 меңнән артык бала дөньяга килде. 2015 елдан алып ЭКО процедурасы бөтен ил буенча ОМС (мәҗбүри медицина страховкалау) полисы буенча финанслана торган медицина хезмәтләре исемлегенә кертелде.

* * *

Тюменские аграрии получат поддержку. “Быел гади булмаган табигать-климат шартлары барлыкка килде. Әмма уңыш өлгерде, урып-җыю кампаниясе башланды. Тулаем алганда, уңыш 2019 елга караганда азрак булыр дип фаразлыйбыз. Беренче ашлык суктыру безгә гектардан уртача 21,7 центнер, ә узган ел нәтиҗәләре буенча 22,4 центнер уңыш бирде”, - дип сөйләде регион башлыгы Александр Моор. Әлбәттә, табигать шартларыннан зыян күргән районнар ярдәм алачаклар.

* * *

Тюменская библиотека – на почтовых конвертах. Россия почтасы Дмитрий Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе сурәте төшерелгән конверт булдырды. Бу вакыйга Төмәндә урнашкан шушы учреждениенең 100 еллык юбилеена багышланды. Юбилейлы конвертлар регионның барлык почта бүлекләренә озатылды. Алар бөтен дөньяга таралып, кешеләргә Төмән өлкәсенең тагын бер уникаль мәдәни объекты турында сөйләячәкләр. Үз вакытында башка Төмән биналары да почта конвертларына эләккәннәр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836