Журналистлар белән өлкәнең үсеше турында

последние и лучшие новости искусства в мире

11 августта Александр Моор 50дән артык өлкә журналисты белән матбугат конференциясендә Төмән өлкәсенең якындагы елларда үсеше турында сүз алып барды.

Авыл хуҗалыгы, импортны алыштыру, инвестицияләр, «Хезмәттәшлек» программасы, туризм, шулай ук өлкә башкаласында югары уку йортлары арасында кампус һәм ДСК-500 индустриаль паркы төзелеше турындагы сораулар төп урынны алдылар.

Башлык искәрткәнчә, берничә ел инде Төмән өлкәсендә нефть-газ кластеры формалаша. Аңа беренче компанияләр 2019 елда керә башлый. Хәзер анда илнең 14 төбәгеннән 80 предприятие. Бу-сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелгән иң эре кластер.

Санкцияләрнең тискәре нәтиҗәсе: бөтен төбәкләр белән очрашкан төп проблемалар – логистика һәм кооперация чылбырларының өзелү һәм барлык товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең артуы, дип билгеләп үтте җитәкче, яңалары булдырылачагына ышануын белдерде. Өлкәнең уңайлы урнашуы күп яктан файдалы. Тиз йөрешле автоюлның Төмәнгә кадәр озынайтылуы, Тубылда аэропорт булдырылу, «Рощино» аэропорты терминалының киңәйтелүе өстәмә мөмкинлекләр генә тудыра.

Алда көтелгән уңыш турында фаразлар яхшы, аграрийлар узган елга караганда күбрәк җыярга планлаштыра.

Суга, ташландык суларны агызуга һәм җылытуга тарифларны арттыру турында да сүз алып барылды. Яңа тарифлар Төмәндә 1 июльдән кертелде. Үзгәрешләр кертү Водоканалның, шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешманың инвестицион программалары буенча чараларны үтәү зарурлыгына бәйле. “Шәһәрлеләр икътисади нигезләнгән тарифлар буенча түгел, ә ташламалы тарифлар буенча түлиләр. Аерманы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга өлкә бюджеты каплый. Башкача булмый, чөнки инженерлык челтәрләре ремонт һәм үсеш таләп итә, Төмән үсә”, - диде губернатор. Быел хакимият ресурсчыларга төмәнлеләр урынына түли торган акча 6 миллиард сумга җиткән.

Якындагы елларга үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар. Югары уку йортлары арасында кампус, регион өчен төп проект — ДСК-500 индустриаль паркы төзелешләре 2024 елда башланачак. Әгәр кампус фән, иҗат һәм яшьләрне җәлеп итү урынына әверелсә, индустриаль парк төбәкне 2 мең яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Тиздән Төмәндәге Мыс районында зур боз аренасы барлыкка киләчәк. Быел гына 45 муниципалитетта спорт объектлары һәм турник комплекслары төзелгән.

Әңгәмә нәтиҗәле, файдалы үтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума