Главная

Анда шәехләр каны ага

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә укытучы-пенсионер Нәфилә Айнуллина 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Нәфилә ханым – Тубыл районы, Хуҗайлан авылы кызы. Ишле 6 балалы гаиләдә төпчек кыз.

Хуҗайлан җидееллык, Абалак урта мәктәпләрен, Тубыл татар педучилищесын тәмамлап, Вагай районының Аксурка мәктәбендә эшләп ала. Югары белем алу теләге аны Тубыл пединститутына физика-математика факультетына алып килә.

Институтны уңышлы тәмамлаган елны Тубылда Хуҗайлан мәктәбе директоры Якуб абый Зәнкиевне очрата. Абый аны Хуҗайланга кайтарырга димли. Шундук Тубыл районосына кереп, туган авылы мәктәбенә эшкә урнаштыра.

Укытучы һөнәре – җиңел түгел, моны һәркем белә. Ләкин балаларны, үз һөнәрен яраткан өчен яшәлгән гомер, төрле кичерелгән авырлыклар да сиздермичә әкрен генә үтеп тә китәләр икән.

Хәзер икебез дә лаеклы ялда, өлкәнрәк укытучылардан икәү генә калдык. Очрашкан саен үткәннәрне искә төшерәбез. Аның сөйләгәннәре хәтеремдә яңара: «18 ел укыдым, 30 ел мәктәптә эшләдем, 30 ел инде ял итәм.

Балаларны хәреф танырга, укырга-язарга да, табигать биргән зиһенен, кызыксыну сәләтләрен үстереп камилләштереп, аң-белем, тәрбия бирү өстендә үземчә тырышып эшләдем.

Җитәкчеләребезнең үтенечләрен һичкайчан кире какмадым, һәрвакыт хәлемнән килгәнче тырыштым.

Математиканы да укыттым, озайтылган группада тәрбияче дә булдым, кызларны хезмәт дәресләрендә аш-су пешерергә, кием-салым тегәргә дә өйрәттем, кызыклы тормыш юлын үттем. Хәзер инде үткәннәрне сагынам», - дип сөйләде Нәфилә туганым.

Әйе, авыл укытучысы күпне белергә тиеш. Аның эш графигы һәм бурычлары да шәһәр укытучысыныкыннан аерыла. Ул мәктәптә табиб та, хисапчы да, агитатор да, лектор да, икенче әни һәм колхозчы да.

Барысын да булдырды тырыш, үҗәтле, тыныч холыклы, түзем, сабыр Нәфилә апалары. Бала һәм ата-аналар күңеленә дә дөрес юнәлештә юл таба алды, уку-укыту таләпләрен дә яхшы белеп, гадел, ярдәмчел, намуслы, вөҗданлы укытучы була белде. Яшь укытучылар өчен остаз да иде ул.

Укучылары Марсель Речапов, Гөлфирә Шихова, Маһирә Азисова, Фәрзәнә Зәнкиева һәм башкалар математика укытучысы һөнәрен сайладылар. Күпләре бухгалтер һөнәрен үз иттеләр, кайберләре эшкуарлыкка киттеләр. Укучысы Маркизә Раимбакиева - кибет хуҗабикәсе, яраткан класс җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Нәфилә Дәүләтша кызы бәхетле әни дә, әби дә. Җәмәгате Рәшит Айнуллин белән гаилә корып, 3 ир бала тәрбияләп үстерделәр, мәктәпнең алдынгы укучылары иделәр. Кечкенә уллары Рәфыйк юл фаҗигасенә эләгеп, бик яшьли китеп барды.

Тормыш иптәше Рәшит Айнуллин да авыл, колхоз, совхоз тормышын төзү, ныгыту өстендә күп көч түккән авылдашыбыз. Агроном, бригадир, директор вазифаларын башкарган белгеч иде. Ул да бакыйлыкка иртәрәк күчте.

Көчле рухлы, тәвәккәл Нәфилә ханым сынмады, киресенчә, авырлыклар аны чыныктырды гына.

Тәңребезгә ышанмаучанлык, ныклык, аң-белемгә омтылучанлык, физик хезмәткә хөрмәт, укытучылык тамырлары Нәфилә туганымның канында.

Әтисе Дәүләтша бабай Шихов нәселе әлеге 14 гасырда һәм аннан соңгы елларда Бохарадан Себер якларына Ислам динен тарату өчен килгән шәехләр нәселенә барып тоташа. Бибисәлиха һәм Мокыйм Шиховлар гаиләсендә 3 егет үсеп җитәләр: Мөхәммәтша, Дәүләтша һәм Әхмәтша.

Сүзем хәзергә Дәүләтша бабай гаиләсе турында. Авылда бохаралылар (сартлар) җирсез, теләнчелектә яшәгән халык. Дәүләтша абый үсеп җиткәч, бәхет эзләп авылдан Тубыл шәһәренә китә, бер байга ялчы булып эшкә керә.

Аңа монда бәхет елмая, берьюлы мәдрәсәдә уку мөмкинлеге туа. Грамоталы авылдашларымның беренчесе Дәүләтша бабаебыз була. Шушы бай гаиләсендә үзенең мәхәббәтен очрата һәм гаилә кора. Хатыны Тайфәнең нәсел тамыры Вагай районы, Икенче Вагай авылыннан. Бу авылда бер матур пар – Фатыйма һәм Фәттах Ногмановлар яшәгәннәр. Аларның ике сылу кызлары: Тайфә һәм Таһирә була.

Дәүләтша бабай хатыны Тайфә бала таба алмый үлә. Күңелләренә хуш килгән юаш, тыныч, сабыр Дәүләтша кияүләренә икенче кызын - Таһирәне бирәләр. Бу вакыйгалар якынча 1920 еллар тирәсендә була.

Дәүләтша бабай Таһирәсе белән Тубылдан Хуҗайланга күченәләр. Гаиләдә мәкалә героебыз Нәфилә туа.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы,
Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума